«Ачык инновацияләр» Стартап Турының региональ этабы 2017 елның 2-3 мартында Россиянең Стартап-башкаласында була

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

2017 елның 2-3 мартында Әлмәт шәһәренең «Әлмәт нефте институты» ГБОУ ВО мәйданында  (Р.Фәхретдин ур., 42нче йорт) «Ачык инновацияләр» Стартап Турының региональ этабы була.

Стартап Тур Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә «Сколково» Фонды тарафыннан ел саен уздырыла. Бу перспективалы  инновация проектларын эзләү буенча   федераль дәрәҗәдәге киң масштаблы чара  Россиядә һәи БДБ илләрендә инновация эшмәкәрлеген популярлаштыру һәм югары технологияләр өлкәсендә башлап җибәргән командалар компетенциясен үстерү өчен уздырыла. Стартап Турны уздыру югары квалификацияле белгечләр өчен яңа эш урыннары булдыруга китерә һәм регионның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыра. Чаралар  программасы ике көнгә исәпләнгән. Бу чараны уздыру кысаларында федераль үсеш институтларының инновация компанияләренә ярдәм итү программаларын тәкъдир итү, инвесторлар белән  очрашулар һәм шулай ук компанияләрнең алдагы акселерациясе өчен эшлекле элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге  планлаштырылган.

Конкурс уздырылу һәм катнашучыларны теркәү турында тагын да җентекле мәгълүмат түбәндәге сылтамада бирелә: https://startup-tour.ru/ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International