Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Советы утырышында катнашты

2017 елның 17 феврале, җомга

16  февральдә Татарстан Республикасының Биектау  муниципаль районы Советының чираттагы  утырышы “2017 – 2019 елларда Биектау муниципаль районында шәхси хуҗалыкларны үстерү” темасына багышланган иде. Утырышта ТР премьер-министр  урынбасары – Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов катнашты.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан Совет утырышында икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов  доклад белән чыкты.

Үз чыгышында  ул төбәк һәм федераль дәрәҗәдә  булган  ярдәм итү программалары (“Лизинг-грант”, “Программа 6,5” һәм башкалар), эшмәкәрлеккә һәм инфраструктурага ярдәм итү линиясе  буенча министрлык үткәргән эшләр турында сөйләде.

Министр урынбасары җирле үзидарә органнарын  район эшмәкәрләре белән берлектә заявкалар процессында катнашырга, закупкалар эшчәнлеген нәтиҗәсен күтәрергә, МСП порталы һәм Биржа мәйданчыклары мөмкинлекләреннән  активрак файдаланырга, Россия Саклык банкының  һәм “Google” компаниясенең “Бизнес класс”  белем күтәрү  проекты кысаларында  һөнәри осталыкны күтәрергә, яшьләр инновацион иҗаты үзәген оештырып инновацон  инфраструктураны  үстерергә, экспорт эшчәнлегендә күбрәк катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International