Татарстанда 5 махсуслаштырылган КФҮ эшкуарлар өчен эшли

2017 елның 17 феврале, җомга

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның  сентябреннән «Минем документларым» челтәренең Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә урнашкан 5 махсуслаштырылган офисы эшкуарлар өчен («Бизнес өчен КФҮ»)  эшли.  

Хәзер эшкуарларга дәүләт, муниципаль һәм махсуслаштырылган аерым бер хезмәтләрне алу өчен, хакимият органнарының төрле эш режимнарын истә тотып, төрле адресларга мөрәҗәгать итү өчен вакыт югалтырга кирәкми, моның өчен бары тик «Бизнес өчен КФҮ» офисына гына мөрәҗәгать итәргә дә була. Бу иң киң таралган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алуга да, һәм шулай ук инфраструктура ярдәме оешмаларының махсуслаштырылган хезмәтләрен алуга да кагыла.

КФҮләр филиаллары,  шул исәптән «Бизнес өчен КФҮ» урнашкан адреслар һәм аларның эш режимнары турында мәгълүмат түбәндәге сайтка эленгән: https://uslugi.tatarstan.ru/mfc.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International