Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева Менделеевск муниципаль район Советы утырышында катнашты

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

20 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-Министры вазифасын башкаручы Алексей Песошин катнашында  III чакырылыш Менделеевск муниципаль район Советының унсигезенче утырышы булды. Утырышның темасы - «2016 елда Менделеевск муниципаль районының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәсе  һәм 2017 елга бурычлары турында». Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан утырышта «Татарстан Республикасы муниципаль районнарында эш активлыгын арттыру үсеше» доклады белән министр урынбасары  Наталья Таркаева чыгыш ясады.

Утырыш башланыр алдыннан Алексей Песошинга һм башка рәсми затларга районда гамәлгә ашырылучы  сәнәгать һәм социаль проектлар, шулай ук муниципаль район оешмалары һәм предприятиеләре продукцияләре күргәзмәсе тәкъдир ителде.

Төп доклад белән Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, 2016 елда Менделеевск районы  Татарстан Республикасы  муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында Татарстан Республикасының  45 район һәм шәһәр округлары арасында 19нчы урын алуын билгеләде.

Утырыш барышында  шулай ук Менделеевск шәһәр Советы депутаты, «Л.Я.Карпов исемендәге химик завод» АҖнең генераль директоры Дамир Шамсин, Менделеевск муниципаль район Советы депутаты, Тойгузинск авыл җирлеге башлыгы Рафит Сафин,  Менделеевск шәһәренең «Химик» ТОСы рәисе Әлфия Талыйпова чыгыш ясады.

ТР Премьер-министры вазифасын башкаручы Алексей Песошин 2016 елда регионның социаль-икътисади үсешенең төп нәтиҗәләре, агымдагы елда  республиканың муниципаль районнарында гамәлгә ашырылачак республика программалары турында кыскача искә төшереп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International