КФҮтә «СКЗИ блоклы цифрлы тахограф өчен йөртүче картасын» ясату буенча яңа хезмәт күрсәтелә башлады

2017 елның 10 марты, җомга

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының барлык «Минем документларым» (КФҮ) офисларында  мәгълүматны криптографик яклау чарасы белән җиһазландырылган цифрлы тахограф өчен йөртүче картасын ясау буенча яңа хезмәт күрсәтелә башлады. 

Индивидуаль картаны  автотранспорт ияләре - балигълык яшенә җиткән физик затлар алырга хокуклы. Йөртүче картасын ясатуга гаризаны тапшыру һәм әзер документны алу өчен республиканың һәр муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә эшләп килүче күпфункцияле үзәкнең илле филиалының теләсә кайсына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International