Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында МСП субъектларына ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча киңәшмә була

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

22 мартта Казанда МСП субъектларына ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  «МСП Корпорациясе» АҖ Генераль директоры   Александр Браверман катнашында киңәшмә була.

Киңәшмә кысасында «МСП субъектларын тәэмин итүчеләрне бер чылбырга  тезү исәбенә чит ил компанияләре белән җитештерүне локализацияләү» кебек темаларга тематик түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Әлеге түгәрәк өстәл кысасында  «МСП Корпорациясе» АҖнең җәмәгатьчелек һәм Корпорациянең Халыкара эшчәнлеге белән элемтә Дирекциясе җитәкчесе Никита Банцекинның «Россия Федерациясе территориясендә җитештерүне локализацияләүче чит ил компанияләре  тәэмин итә торган МСП субъектларын чылбырга тезүдә ярдәм итү буенча «МСП Корпорациясе» АҖ мөмкинлекләре»  темасына, «ОЭЗ ППТ «Алабуга» АҖ Генераль директоры Тимур Шаһивәлиевнең «Татарстан Республикасы территориясендә производствоны чит ил компанияләре локализацияләве буенча агымдагы проектлар» ( «Алабуга» ОЭЗ үрнәгендә) темасына«ДжиИРус» ЧҖҖ үсеше буенча директор  (General Electric, АКШ) Д.В. Киселевның «Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган локализация буенча проектлар: гамәлгә ашыру стадиясе, локализация дәрәҗәсе, тәэмин итүчеләр белән кыенлыклар» темасына чыгышлары планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International