Инновацияләргә ярдәм фонды «НТИ үсеше» икенче чираттагы конкурсына проектлар сайлауны дәвам итә

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Конкурс «НТИ үсеше» конкурсы икътисадны модернизацияләү һәм Россиянең инновацион үсеше буенча Россия Президенты каршындагы Совет президиумы хуплаган НТИ юл картларын гамәлгә ашыру максатыннан  НИОКРны яклауга юнәлтелгән.

Конкурс кысасында технологик барьерларны исәпкә алып, һәр юл картасы буенча Илкүләм технологик инициативалар (НТИ) эш төркемнәре белән бергә төзелгән өстенлекле тематик юнәлешләр нигезендә  фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен (НИОКР) башкаруга проектлар сайлау планлаштырыла: AeroNet, AutoNet, MariNet, NeuroNet, HealthNet, EnergyNet и TechNet.

Проектлар сайлаганда НИОКРның юнәлеше исәпкә алыначак:

  • Россия Президентының 2016 елның 1 декабрендәге  «Россия Федерациясе фәнни-технологик үсеш стратегиясе турында» 642нче указы белән каралган юнәлешләр тышкы базарда Россиянең тотрыклы торышы, продуктлар һәм хезмәтләр эчке базары инновацион үсеше нигезе булган технологияләр төзергә мөмкинлеек бирәчәк һәм тәэмин итәчәк: санлы, интеллектуаль производство технологияләренә, роботлаштырылган системаларга, яңа  материалларга һәм конструкторлаштыру ысулларына, экологик чиста һәм ресурс саклаучы  энергетикага күчү, техноген, биоген, социокультур янауларга, терроризмга һәм идеологик экстремизмга һәм шулай ук киберянауларга һәм җәмгыять, икътисад һәм дәүләт өчен куркыныч башка чыганакларга каршы торуда һәм башкаларда;
  • НТИның барлык юл картлары нәтиҗәсенә ирешү өчен кирәкле үтәли сәнәгать технологияләре, шул исәптән илнең электрон-компонент базасын үстерү, композицион материаллар төзүдә һәм башкаларда;
  • НТИ юл карталары максатын гамәлгә ашыруга мөмкинлек биргән норматив-хокукый  актлар һәм стандартлар ясауда ярдәм итүдә.

Конкурста, 209-ФЗ Федераль законга ярашлы рәвештә, кечеләргә кергән һәм шул ук вакытта Фонд белән килешүләре булмаган предприятиеләр генә катнаша ала.

Грант суммасы 20 млн. сумга кадәр тәшкил итәчәк. Фонд үз исәбеннән финанслаган яисә грант суммасының 30%ыннан ким булмаган акча җәлеп иткән очракта гына ярдәм күрсәтә.

Икенче чираттагы конкурска заявкалар кабул итү 2017 елның 15 маена кадәр ачык. Заявкалар электрон төрдә автоматлаштырылган система аша түбәндәге адрес буенча бирелә: http://online.fasie.ru.

Конкурска нәтиҗә 2017 елның җәендә ясалачак.

Конкурста катнашырга дөнья дәрәҗәсендәге продуктлар һәм технологияләр ясарга сәләтле югары технологик компанияләрне чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International