Республика хезмәт күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә гражданнар дәүләт хезмәте федераль порталына (gosuslugi.ru) керә алалар

2017 елның 21 апреле, җомга

Бүгенге көндә  гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге  компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.

Үзеңнең исәпкә алыну язмаңны раслау өчен, республика гражданнары «Татарстан Республикасында Дәүләт һзм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ» ДБУнең һәм аның һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында булган филиалларына мөрәҗәгать итә алалар.

КФҮ эше, белешмәләр өчен телефон номерлары һәм филиалларның эш режимнары турында тулырак мәгълүмат, һәм шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр турындагы хәбәр КФҮ Порталында урнаштырылган:http://uslugi.tatarstan.ru/mfc.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International