Эшмәкәрләрне атна саен уздырыла торган бушлай семинарларга чакырабыз

2017 елның 21 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм регионара элемтә буенча Агентлык» ДУП (алда - «Дәүләт заказы буенча агентлык» ДУП) белән бергә атна саен түбәндәге темалар буенча уку семинарлары уздыра:

 -  «Продукциянең электрон каталогы» ресурларында эшләү (kp.agzrt.ru), «Татарстан Республикасы электрон товар-информацион системасы» (tattis.ru) – ТР ЭТИС, «Биржа мәйданчыгы» (bp.zakazrf.ru). Әлеге ресурслар республикада җитештерелүче товар турында  потенциаль заказчыларны мәгълүматлаштыру, регион җитештерүчеләренең закупкаларга соравын арттыру, җитештерүчеләрне товарның сыйфатын күтәрүгә стимуллаштыру, закупкаларга тигез керү белән тәэмин итү, намуслы конкуренция булдыру максатыннан төзелгән;

- 2011 елның 18 июлендәге «Юридик затларның аерым төрләре товарларын, эшләрен, хезмәтләрен сатып алулар турында» 223-ФЗ Федераль закон нормаларына ярашлы электрон мәйданчыклар кулланылган конкурент закупкалар ;

- электрон мәйданчыкларда ничек катнашырга һәм торгларда ничек җиңәргә etp.zakazrf.ru (Федераль ЭТП) һәм 223etp.zakazrf.ru;

- «Ваш доступ к рынку» порталы ярдәмендә ничек сатарга - smb.tattis.ru.

Семинарларны «Дәүләт заказы буенча агентлык» ДУП хезмәткәрләре уздыра:

- югарыда күрсәтелгән мәсьәләләр буенча  -  атна саен чәршәмбе һәм пәнҗешәмбеләрдә 11:00 сәгатьтә;

- Биржа мәйданчыгында озатучысыз эшләү буенча – сишәмбеләрдә 11.00 сәгатьтә;

- Биржа мәйданчыгында ашамлык продуктларын сатып алганда озатып эшләү буенча – чәршәмбеләрдә һәм пәнҗешәмбеләрдә 11.00 сәгатьтә;

- Биржа мәйданчыгында төзелеш материаллары сатып алганда озатып эшләү буенча – чәршәмбеләрдә һәм пәнҗешәмбеләрдә 13.00 сәгатьтә.

Семинарларны уздыру адресы: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55нче йорт, 4нче кат, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының актлар залы.

Якынча язылу түбәндәге телефон буенча: (843) 212-24-35 яисә e-mail: smb.support@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International