Җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзү өлкәсендә процедураларның тулы исемлеге расланды

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Россия Хөкүмәтенең 2017 елның 17 апрелендәге 452нче карары белән җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзү өлкәсендә процедураларның тулы исемлеге, җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзү өлкәсендә процедураларның тулы исемлегенә үзгәрешләр кертү кагыйдәләре һәм җылылык белән тәэмин итү  челтәрләрен төзү өлкәсендә процедураларның тулы исемлегендә күрсәтелгән процедураларны реестрга кертү кагыйдәләре расланды.

Җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен төзү өлкәсендә процедураларның тулы исемлеге үзенә өч төркемне кертә:

- Россия Федерациясенең норматив хокукый актлары белән каралган процедуралар;

- Россия Федерациясе субъектлары һәм (яисә) җирле үзидарә вәкаләтле органнары муниципаль хокукый актлары белән каралган процедуралар;

- Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр территорияләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге алып бару үзенчәлекләре белән бәйле процедуралар.

Беренче төркемгә–федераль актларда каралган җир участогына хокук бирү һәм территорияне планировкалау буенча документлар әзерләү; урман участогына хокук бирү һәм аны төзелеш өчен куллану; инженер-техник тәэмин итү челтәрләренә объектларны тоташтыру буенча  (техник тоташу) килешү төзү һәм шулай ук архитектура-төзелешен проектлаштыру; төзелеш һәм реконструкция алып бару; объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт һәм төзелгән объектка дәүләт теркәве хокукы бирү белән бәйле 96 процедура кертелгән.

Икенче төркем– региональ муниципаль актлар белән каралган процедуралар Россия Федерациясе субъектлары тәкъдимнәрен исәпкә алып, Россия Хөкүмәтенә раслауга РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы кертергә тиеш.

Өченче төркем – РФ субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр территорияләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге алып бару белән бәйле процедураларга агач кисү билетын һәм (яисә) агач һәм куаклар утыртуга рөхсәт бирү, җир эшләре алып баруга рөхсәт бирү, эшләр алып барганда юлларда транспорт һәм җәяүлеләр йөрү схемасын һәм башкалар буенча килешү төзү кебек 8 процедура керә.

Җылылык челтәрләрен төзү өлкәсендә үзгәрешләрне караган НПА проектларын әзерләгәндә кызыксынган башкарма власть федераль органнары һәм Россия Федерациясе субъектларының югары вазифадагы затлары исемлеккә кертелгән үзгәрешләр турында тәкъдимнәр әзерли һәм күрсәтелгән тәкъдимнәрне Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына бирә.

Исемлектә күрсәтелгән процедуралар реестрын алып баруны шулай ук Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тәэмин итә.

Ярашлы положениеләр карар рәсми басылып чыккан көннән алып 6 ай эчендә үз көченә кертелә – 2017 елның 25 октябрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International