Рөстәм Миңнеханов Россиядә Haier вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Haier компаниясе вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР икътисад министры Артем Здунов һәм Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүликов катнашты.

Яклар "Мастер" Кама индустриаль парку территориясендәге Haier суыткыч җиһазлар заводы эшчәнлеге мәсьәләләре турында сөйләштеләр, һәм алга таба уртак проектлар буенча адымнарны билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International