Татарстан өченче ел рәттән төбәкләрнең инвестицияләр ягыннан кызыклы булу исемлеген җитәкләде

2017 елның 2 июне, җомга

Татарстан Республикасы өченче ел рәттән эшкуарлык һәм инвестиция эшчәнлеген алып бару өчен иң уңай шартлар тудыручы лидер төбәк буларак игълан ителде.

Бу хакта бүген Петербургтагы халыкара икътисад форумы (ПХИФ-2017) мәйданында булып узган Россия Федерациясе субъектларында инвестиция климаты торышының илкүләм исемлеге нәтиҗәләрен тәкъдим итү кысаларында билгеле булды. Исемлектә Россия Федерациясенең 85 субъекты катнашкан.

Исемлек нәтиҗәләрен "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" автономияле коммерциячел булмаган оешмасының генераль директоры Светлана Чупшева хәбәр итте. Ул шулай ук  илдәге 400 меңнән артык эшкуарның сораштыруда катнашуы турында әйтте.

Беренче унлыкта шулай ук Чуаш Республикасы, Мәскәү шәһәре, Тула, Калуга, Төмән, Воронеж, Мәскәү, Ульян өлкәләре, Краснодар крае да бар.

Инвестиция климаты торышының илкүләм исемлеге төбәктәге хакимиятләрнең бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру буенча көчләрен бәяли һәм иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклый, ә аның нәтиҗәләре төбәк дәрәҗәсендә инвестицияләр өчен көрәштә көндәшлеккә стимул бирә.

Төбәкләр биш баллы бәяләү системасы буенча иң яхшыдан начарга таба бәяләнә: Тотрыклы түгел, Тотрыклы, Яхшыра баручы, Җайлы, Уңайлы.  Төбәкләр арасындагы анализ дүрт юнәлеш буенча үткәрелә: "А" ("Җайланучы тирәлек"), "Б" ("Бизнес институтлары"), "В" ("Инфраструктура һәм ресурслар"), "Г" ("Кече һәм урта бизнеска ярдәм").

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International