Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яр Чаллыда «ЗаряД» заводында булды

2017 елның 16 июне, җомга

 Татарстан Республикасы Президенты  Рөстам Миңнеханов кичә, 15 июньдә Чаллы ТОСЭР резиденты – кәшәкәләр  җитештерү буенча «ЗаряД» заводы эше белән танышты. Президент өчен завод буенча экскурсияне компанияне оештыручы, танылган хоккеист Данис Зарипов һәм «Заряд»ның  генераль директоры  Иван Савин алып барды.

Рөстам Миңнеханов заводта композит материалдан кулдан җыелучы кәшәкәләрнең ныклыгын тикшерде.   Данис Зариповның үзенең нинди кәшәкә белән уйнавы белән кызыксынды. Ә Данис Зарипов: «Зарипов кәшәкәсе белән» –  дип җавап бирде. -Минем үзенчәлекле «ыргак», КХЛда беркем дә мондый 12 мм  бөгелешле кәшәкә белән уйный алмый».

Рөстәм Миңнеханов бу уен корллары белән республика спорт балалар мәктәпләрен тәэмин итү турында үз фикерен белдерде. «Шундый максат бар. Без производствода әйбәт сыйфатка ирештек һәм бөтен спорт һәм хоккей  мәктәпләрен һәм теләүчеләрне кәшәкәләр  белән тәэмин итә алабыз. Хәзер Татарстан хоккей  Федерациясе белән сөйләшүләр алып барыла», –  дип сөйләде ДанисЗарипов.

Бүген «ЗаряД» заводында 88 кеше эшли. Предприятие  җитәкчеләре сөйләвенчә, бу сан җитәрлек. Өстәвенә, хезмәткәрләр бүген таләп ителгәннән күпкә күбрәк җитештерә алалар.

Экскурсия ахырында  Данис Зарипов Рөстәм Миңнехановка эксклюзив  дизайн – Татарстан символикасы белән кәшәкә бүләк итте. Завод алдагы заказлар өчен эксклюзив бизәү техникасын кулланачак.

Журналистларның ассортиментны киңәйтү турында биргән соравына  «Заряд» гендиректоры  Иван Савин: «Планда ул бар, әмма хәзер без кәшәкәләрне күбрәк ясыйбыз, чөнки бу югары технологияле продукт, ул зур игътибар сорый. Технология безне канәгатьләндерү белән  без шунда ук яңа хоккей уены коралы ясауга керешәчәкбез», - диде.

Билгеләнгәнчә, «ЗаряД» фабрикасы кәшәкәләрнең беренче партиясен   2016 елның апрелендә чыгарды. Предприятие ТОСЭР резиденты булып тора.  «Заряд» төзү инициативасы белән титуллы хоккеист Данис Зарипов чыккан. Россиядә хоккей өчен югары сыйфатлы композит материаллардан кәшәкә ясаучы башка завод юк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International