Минтимер Шаймиев Анатолий Чубайс белән очрашты

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә   Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе  Минтимер Шәймиев  «УК «РОСНАНО» ЧҖҖ Идарәсе Рәисе  Анатолий Чубайс белән очрашты. Бүген ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм  Миңнеханов белән «Химград» Казан технополисында «AdveniraEnterprises, Inc.» нанокомпозит әйберләр җитештерү заводын ачуда катнашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов катнашты.

Очрашу  «Торгызу» Фонды эшчәнлегенең җиделлыгына багышланган экспозиция караудан башланды. Анатолий Чубайс борынгы Болгар шәһәрен һәм Зөя утрау-каласын торгызу буенча федераль проектлар белән яхшы таныш, чөнки «РОСНАНО» корпорациясе бу проектны яклаган бердәнбер оешма.  «РОСНАНО» финанслары ярдәмендә Зөядә   Троицк чиркәвенең иконостасына реставрация ясалды. В 2012 елда  Анатолий Чубайс Болгар һәм  Зөядә булды.

Очрашу барышында Минтимер Шаймиев Анатолий Чубайска Болгарда һәм Зөядә эшләрнең тәмамлануы һәм шулар белән бергә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «Торгызу» республика фондының  Болгар ислам академиясе һәм Казанның икона Божьей Матери Соборы төзелешләренә актив ярдәм итүе турында сөйләде.

Анатолий Чубайс бүгенге вакыйга -  «Химград» технополисында яңа производство ачылуыннан алган хисләре белән уртаклашты һәм «РОСНАНО»ның Татарстан белән, аерым алганда зур һәм перспективалы юнәлеш  – җил энергетикасы буенча хезмәттәшлекнең яңа планнары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International