Казанда «Регионда интеллектуаль милек базарын ясау һәм үстерү» VI Региональ фәнни-практик конференция булды

2017 елның 23 июне, җомга

Кичә, 22 июньдә, Татарстан Республикасы Фәннәр  Академиясендә  «Регионда интеллектуаль милек базарын ясау һәм үстерү» VI Региональ фәнни-практик конференциясе булды.

Пленар утырышта сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе вице-президенты, әгъза-корреспонденты Вадим Хоменко,  КФУның инженер эшчәнлеге буенча проректор, Оештыру комитеты Рәисе урынбасары Наил Кашапов,  КГЭУның фәнни эшләр буенча проректоры  Эмиль Шәмсетдинов чыгыш ясады.

Докладлар белән  Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Булат Хаҗиәхмәтов,  «Татарстан ЦНТИ» ДУП генераль директоры урынбасары,  «РУСИНПРО»  интеллектуаль милек Аукцион йорты генераль директоры Дарья Йосеф, «Интеллектуаль милек үзәге» ЧҖҖ генераль директоры  Нәҗип Сөнәгәтов һәм башкалар чыгыш ясады.

Чара кысасында ТР Фәннәр Академиясенең республиканың  инновацион һәм белем форумнарын, уйлап чыгару һәм рационализаторлык мәсьәләләре буенча чараларны әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашкан өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Оештыручылар ы: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт   энергетика  университеты,  «Татарстан Республикасы уйлап чыгаручылары һәм рационализаторлар җәмгыяте» җәмәгать оешмасының республика советы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International