2016 елда Татарстан Республикасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга психолого-педагогик ярдәм базарында конкурентлык тирәлеге һәм үсеше мониторингы уздырылды

2017 елның 23 июне, җомга

 2015 елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге 1718нче- р (Стандарт)  күрсәтмәсе белән расланган Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше стандартын кертү кысасында ел саен Татарстан Республикасы товарлар, эшләр һәм хезмәтләр базарында конкурентлык тирәлеге  торышы һәм үсеше  мониторингы уздырыла. Сезнең игътибарга 2016 елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән (ОВЗ) балаларга психолого-педагогик ярдәм базарында  конкурентлык торышы һәм үсеше мониторингы нәтиҗәләрен бирәбез.

ОВЗлы балаларга  психолого-педагогик ярдәм хезмәтләре базарында эшчәнлек алып баручы  86 респондент сораштырылды.

Компанияләрнең күбесе конкуренциянең гомуми торышын уңай яктан бәяләде.

Сораштырылучыларның күп өлеше  – 25,8% ы конкурентлар булмауны билгели, 16,1%ы компанияләрнең  конкурентлыгын  1дән алып 3кә кадәр диапозонда күрә һәм шуның кадәр компанияләр  конкурентлыгын  4 һәм аннан артык  диапозонда билгели.

Шул ук вакытта компанияләрнең күбесенең  (54,8%) базарда зур өлешне алып тормавы билгеләнә.  38,7%ы гына базарда шундый берничә зур игрок компания булуын күрсәтә.

Конкуренциянең стимуллаштыру роле турында   конкуренциянең бизнеска тәэсире турында бирелгән сорауга җаваплар ачык күрсәтә. 61,3%ы  конкуренцияне бизнес үсеше өчен файдалы дип исәпли. Сораштырылучыларның  25%тан артыгы нейтраль бәя бирү ягында һәм бары  12,9% ы гына конкуренция файда китерми дип уйлый.

Конкурентлыкка сәләтлелекнең төп факторлары буларак әлеге базарда респондентлар компаниянең уникальлеген,  клиентлар белән ышанычлы мөнәсәбәтне һәм продукциянең югары сыйфатын билгели. Шулай итеп, әлеге базарда   конкуренциянең бәяләргә бәйле булмавы турында әйтергә була.

Конкурентлар санының кимүенә, сораштырылучылар фикеренчә, норматив-хокукый базалар үзгәреше нык тәэсир итә (64,5%).

Респондентларның яртысыннан күбрәге (51,6%) якындагы 3 елда яңа базарларга чыгарга планлаштыра. Шул ук вакытта компанияләрнең өчтән бердән артыгы (35,5%) әлеге  процесста артык каршылыклар юк, кайбер чыгымнар белән бу каршылыкларны җиңәргә була (16,1%)  дип саный.

Яңа географик базарларга чыгу өчен төп каршылыкларны сораштырылучыларның 67,8%ы финанслар җитмәүдә күрә. Болардан тыш, 21,1%ы башлангыч чыгымнарның югары һәм сату базарларының артык тулган булуын билгели.

Элек компанияләр конкурентлыкка сәләтлелекне нинди ысул белән арттырганнар дигән сорауга җавап бирүчеләрнең күбесе персоналны өйрәтү юлы белән алып барылуында күрсәтте. Икенче урында – яңа маркетинг стратегияләр (38,7%) һәм бары  6,5%ы гына  издержкаларны киметү исәбенә эшләгән.

Сораштыру мәгълүматлары буенча респондентларның күбесе төп  барьерлар итеп законнарның тотрыксызылыгын (25,8%) һәм лицензияләр, дәүләт ярдәмен, рөхсәтләр, килешүләр алу процессының катлаулы һәм озакка сузылуын күрсәтә (22,6%).  Шул ук вакытта респондентларның күбесе  (48,4%) ниндидер административ барьерлар юк дип билгели.

Төп проблемалар булып, респондентлар фикеренчә, административ барьерлар, шулай ук конкурентлыкка каршы фактлар тора, чөнки ОВЗлы  балаларга  психолого-педагогик ярдәм базарында конкуренцияне арттыру максатыннан түбәндәге чаралар тәкъдим ителә:

1) Базарда зур катнашучылар ягыннан конкурентлыкка каршы фактлар мониторингы.

2) Конкурентлыкка каршы фактлар мониторингы нәтиҗәләре буенча административ барьерларга бәйле  проблемалы оешмаларның конкурентлыкка каршы гамәлләрен ачыклау, аларны хокукый һә икътисади яклау.

3) Аеруча нәтиҗәле продуктлар тәкъдим иткән катнашучыларны арттыру максатыннан гамәлгә ашырылучы   федераль һәм  региональ программаларны пропагандалау.

Исегезгә төшерәбез,  Стандарт регионның товарлар һәм хезмәтләр базарында  конкуренция үсешенә шартлар тудыруга,   региональ власть органнары эшенең үтәкүренмәлелеген булдыруга, кече һәм урта эшмәкәрлек  субъектларын яклау өчен стимуллар булдыруга һәм административ барьерларны бетерүгә юнәлтелгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 маендагы 799нчы-р күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә   Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Рсепубликасында конкуренция үсешенә ярдәм буенча Татарстан Республикасы башкарма власть вәкаләтле органы булып тора.

Билгеләп үтик, Татарстан Республикасында   конкурентлык тирәлеген яхшыртуга юнәлтелгән чаралар Стандартны гамәлгә ашыру кысасында конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча юл картасына кертелгән.

Татарстан Республикасында  Стандартны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат Министрлыкның «Конкуренция үсеше» бүлегендә урнаштырылган (http://mert.tatarstan.ru/rus/standart-razvitiya-konkurentsii-v-respublike.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International