Илкүләм рейтинг нәтиҗәләрен «Кайнау ноктасы» семинарында карадылар

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Бүген, 28 июньдә,  «Яңа проектларны алга җибәрү буенча Агентство стратегик инициативалар Агентлыгы» автоном коммерция булмаган оешма әйдәп баручы эшлекле берләшмәләр белән 2017 елда Россия Федерациясе субъектларында   инвестицион климат торышы Илкүләм рейтинг нәтиҗәләренә багышланган семинар уздырды (чара Мәскәүдә уза,  «Кайнау үзәге» коворкинг-үзәге, Малый Конюшковский тыкрыгы,  2нче йорт).

Семинар кысасында регионнарның  2017 елда ирешкән нәтиҗәләрен һәм шулай ук якындагы перспективада Илкүләм рейтинг үсешенә якын килүләр каралды, Россия Федерациясе субъектларында бизнес алып бару процедурасын гадиләштерү максатчан модельләрен һәм регионнарны инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруны үзләштерүгә анализ ясалды.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан семинарда икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов  һәм  инвестицион һәм инновацион эшчәнлек идарәсе җитәкчесе Игорь Гобәйдуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International