Җайлау йогынтысын бәяләү

Россия Федерациясе Президентының «Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында» 2012 елның 7 маендагы 601нче Указы белән Россия Федерациясе Хөкүмәте алдына төбәкләр дәрәҗәсендә норматив хокукый актлар проектларының җайлау йогынтысын бәяләү, шулай ук гамәлдәге норматив хокукый актларга экспертиза үткәрү процедуралары үсешен тәэмин итү бурычы куелды.


Җайлау йогынтысын бәяләү – бизнес өчен административ каршылыкларны юкка чыгарырга, закон актларын кабул итүнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм шул рәвешчә дөньяның 50дән артык илендә нәтиҗәле эшчәнлек алып бара торган төбәкнең инвестицияләрне җәлеп итүчәнлеген күтәрергә тиешле механизм ул.


Җайлау йогынтысын бәяләү (алга таба – ҖЙБ) – эшкуарлар эшчәнлегендә артык административ һәм башка чикләүләргә китерүче, шулай ук бизнес өчен, Росссия Федерациясе бюджет системасы өчен акланмаган чыгымнарга китерүче нигезләмәләрне ачыклау максатында норматив хокукый актлар проектларына анализ ясау һәм яңа җайлау тәртибен керткәндә килеп туган проблемаларның хәл ителү-ителмәвен билгеләү процедурасы.


Акт проектларының җайлау йогынтысын бәяләү эшкуарлык һәм инвестицияле эшчәнлекне гамәлгә ашыру мәсьәләләренә кагылышлы норматив хокукый актларга карата уздырыла.


ҖЙБ процедурасының мөһим элементы – ачык консультацияләр. Алар, яңа җайлауның ихтимал булган тискәре нәтиҗәләрен һәм югалтуларны норматив актларны эшләү стадиясендә үк төгәлрәк билгеләү өчен, беренче чиратта, бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре, шулай ук икътисадның, хокук һәм фәннең төрле өлкәләренә караган экспертлар белән кире элемтә урнаштыруны күздә тота.


Ачык консультацияләр кысаларында норматив акт проекты җайлау йогынтысын бәяләүне үткәрү өчен билгеләнгән рәсми сайтта урнаштырыла. Кызыксынган затлар акт проектын камилләштерү буенча үз тәкъдимнәрен кертә һәм әлеге мәсьәләдә үз позицияләрен билгели ала, шулай ук максималь сандагы бизнес вәкилләренең аңлатмаларын һәм фикерләрен җыюны тәэмин итү максатында проект бизнес-ассоциациягә дә юллана.


Моннан тыш, сайтта бизнесменнар, тармак берләшмәләре һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, фән эшлеклеләре норматив хокукый базаны анализлауда һәм экспертлар сыйфатында аерым актларга экспертиза үткәрүдә катнаша алалар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International