Россиядә мәшгульлеккә ярдәм итү буенча яңа 2%лы кредит программасы эшли башлады

2020 елның 2 июне, сишәмбе

1 нче июньнән башлап Россиядә предприятиеләрне ташламалы кредитлау программасы старт алды, ул елына 2% белән бирелә. Кредитларга зыян күргән тармаклардан һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмалардан, шулай ук эшчәнлекне яңарту өчен ярдәм таләп итүче тармаклардан компанияләр исәп тота ала. Алынган акчаларны эшкуар эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга, шул исәптән хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүне дә кертеп, яисә элек алынган кредитларны, шул исәптән хезмәт өчен процентсыз кредитны түли ала.

Ташламалы кредитлардан икътисадның зыян күргән тармакларыннан кече, урта һәм эре бизнес вәкилләре, шулай ук РФ Икътисадый үсеш министрлыгының тиешле реестрына кертелгән социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар файдалана ала. Искәрмә ялланган хезмәткәрләре булмаган шәхси эшкуарларга кагыла. Шул ук вакытта кече һәм микробизнес предприятиеләре ОКВЭД буенча зыян күргән тармаклар исемлегенә туры килергә тиеш. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кредит килешүе төзелгән вакытта бурычка акча алучы зат банкротлык процедурасында булырга тиеш түгел, әгәр заемчы шәхси эшкуар булса, ташламалы кредит алуга гариза биргән вакытта аның эшчәнлеге туктатылмаган булырга тиеш.

Кредит күләме түбәндәге формула буенча исәпләнә:

(бер МРОТ + ярты ел дәвамында ай саен һәр хезмәткәр өчен иминият кертемнәре) * хезмәткәрләр саны * база чоры (база чоры килешү төзегәннән соң 1 декабрьгә кадәр булган чорга тигез).

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кредит берьюлы бөтен суммасы белән түгел, ә ай саен бирелә торган траншлар белән биреләчәк. Бу исә мәшгульлекне сакларга һәм предприятие-заемчылардагы хезмәткәрләргә эш хакын вакытында түләү мөмкинлеген бирәчәк. Җәлеп ителгән кредит акчаларын турыдан-туры хезмәт хакы түләүгә дә, элегрәк алынган процентсыз кредитны рефинанслауга яки түләп бетерүгә дә тотарга мөмкин.          

Кредитны 2020 елның 1 нче июненнән 1 нче ноябренә кадәр рәсмиләштерергә мөмкин, өстәвенә, кредит акчаларын җәлеп итүгә гариза никадәр иртәрәк бирелсә, файдалана алырлык займ суммасы да зуррак булачак. Кредит 1 елдан да артмаган вакытка бирелә.

Кредит шартлары кредит килешүе гамәлдә булган чорларга бәйле. Кредит бирү кагыйдәләре өч чорны күздә тота:

Мәҗбүри база чоры

2020 елның 1 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Шул ук вакытта кредит буенча еллык 2% да артмаган ставка гамәлдә. База чоры өчен исәпләнгән процентлар база чоры тәмамланган көнгә төп бурычка күчерелә. База чоры тәмамланганнан соң ике вариант бар: кредитны гамәлдән чыгару яки аны түләп бетерү.

Әгәр база чорының бер генә аенда булса да бурычка алучы затның хезмәткәрләр саны 1 нче июньгә булган сан белән чагыштырганда 20% кимесә, бу очракта кредитны түләп бетерү чоры башлана. Заем кредитны өч ай дәвамында тигез өч өлешкә бүлеп түләргә тиеш: 2020 елның 28 декабрендә, 2021 елның 28 гыйнварында һәм 1 мартында. Әгәр 25 нче ноябрьгә кадәр бурычка алучыга карата банкротлык процедурасы кертелсә, заемчы компаниянең эшчәнлеге туктатылса яки шәхси эшкуар үз эшчәнлеген туктатса, шулай ук кредитны түләп бетерү чоры башлана.

Әгәр компания яки шәхси эшкуар хезмәткәрләрнең кимендә 90%ын саклап калса, күзәтү чоры башлана.

Күзәтү чоры

Әгәр бурычка акча алучы эшчәнлеген дәвам иттерсә һәм персонал санын кагыйдәләрдә билгеләнгән чикләрдә саклап калса, күзәтү чоры башлана. Мондый чор 2020 елның 1 нче декабреннән 2021 елның 1 нче апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Бу вакытта бурычка алучы зат банкка берни дә түләми, аның өчен елына 2% артмаган ахыргы ставка гамәлдә була, кредит буенча исәпләнә торган процентлар күзәтү чоры беткән датага төп бурычка күчерелә.

Кредит алган вакыттан башлап 2021 елның 1 нче мартына кадәр һәр ай азагында хезмәткәрләр саны штат белән чагыштырмача 90% ким булмаса, заемчыга карата банкротлык процедурасы кертелмәсә, ә шәхси эшкуар эшчәнлеген туктатылмаган булса, кредит буенча бөтен бурыч, процентларны да кертеп, тулысынча гамәлдән чыгарыла. Кредитны тулысынча гамәлдән чыгару һәм аның буенча процентларны түләмәс өчен бер хезмәткәрнең уртача хезмәт хакы билгеләнгән МРОТ ким булмавы да тагын бер мәҗбүри шарт булып тора.

Үз чиратында, әгәр дә күзәтү чорында хезмәткәрләр саны һәр ай нәтиҗәләре буенча 80%тан кимрәк төшмәсә, кредит яртылаш гамәлдән чыгарылачак, калган өлешен заемчы түләргә тиеш була.

Мәҗбүри булмаган өч айлык түләү чоры 

База чорыннан соң да, күзәтү чорыннан соң да булырга мөмкин. Кредитны гамәлдән чыгару шартлары үтәлсә, бу чор булмый.

Компанияләрдә мәшгульлек дәрәҗәсен Федераль салым хезмәтенең махсус блокчейн-платформасы ярдәмендә контрольдә тотачаклар, ул гамәлгә кертелгән инде. Сервис эшкуарлар тарафыннан Пенсия фондына ай саен тапшырыла торган иминият кертемнәренә бәйле мәгълүматларга операция ясый, шул рәвешле хезмәткәрләр саны раслана.

РФ Хөкүмәте бәяләвенчә, Россиядә ташламалы кредит бирү программасы буенча бирелгән 2%лы займнарның суммар күләме кимендә 248 млрд.сум тәшкил итәргә тиеш. Бизнес һәм коммерциясез оешмаларга ташламалы кредит бирүгә кушылган банкларга 2% ставкасы буенча алынмаган табышларны каплауга 5,7 млрд. сум акча бүлеп биреләчәк.

2020 елның 1 июненә мондый кредитларны «Сбербанк» ГАҖ, «ЭНЕРГОТРАНСБАНК» КБ АҖ, РНКБ Банк ГАҖ, «Промсвязьбанк» ГАҖ, ВТБ ГАҖ, «Кубань кредит» КБ ҖЧҖ, «Кузнецкий» БАНК ГАҖ, «Енисейский объединенный банк» АИКБ АҖ, АК БАРС Банк ГАҖ, ЧЕЛЯБИНВЕСТБАНК ГАҖ, «ЧЕЛИНДБАНК» ГАҖ, Алтайкапиталбанк КБ ҖЧҖ, «Энергобанк» АКБ АҖ, «СИБСОЦБАНК» ҖЧҖ, «КОШЕЛЕВ-БАНК» АҖ, «Алмазэргиэнбанк» АКБ АҖ, «НБД-БАНК» ГАҖ, «МСП Банк», «Центр-инвест» КБ ГАҖ, «Датабанк» АҖ банклары бирә башлаган. Кредит оешмалары исемлеге тулыландырылачак, программага процентсыз хезмәт хакы кредитлары программасында катнашучы барлык банклар да тиз арада кушылыр дип планлаштырыла.

Кредит килешүләре буенча шулай ук ВЭБның кредит суммасының 85% күләмендә дәүләт гарантиясе дә каралган, бу банкларга мондый займ алучылар спектрын киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International