Бүген Эшкуар йортында Икътисад министрлыгы һәм Татарстанның Фәнни-техник мәгълүмат үзәге тарафыннан эшләнгән «ТатПатент» платформасы тәкъдир ителде. Проект республика инноваторларына һәм бизнесменнарына инновацияле чишелешләр һәм перспективалы проектлар булдыруда һәм аларны эшләтеп җибәрүдә һәрьяклап ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР икътисад министры урынбасары Индира Киреева мөрәҗәгать итте.
Ул билгеләп үткәнчә, «ТатПатент» платформасы уйлап табучыларга һәм инноваторларга, шулай ук эре һәм кече бизнеска инновацияле чишелешләр һәм перспектив проектлар булдыруда һәм аларны эшләтеп җибәрүдә ярдәм итәргә тиеш.
«ТатПатент» проекты 2018 елда башланып китте, бу чорда Татарстанның Фәнни-тикшеренү институты үзәге белгечләре тарафыннан автоматлаштырылган мәгълүмати-аналитик системаны эшләү һәм алып бару чараларының 1 этабы гамәлгә ашырылды. Бу этапта Система интеллектуаль милек объектлары һәм аларның авторлары, фәнни-техник һәм патент мәгълүматының мәгълүмати ресурслары, мәгълүматлар алмашу һәм тиешле экспертиза һәм аналитика үткәрү мөмкинлеге булган республиканың инновацияле проектлары турындагы мәгълүматны үз эченә алды», – дип билгеләп үтте ТР икътисад министры урынбасары.
Агымдагы елда «ТатПатент» модернизацияләнгән һәм хәзер республика икътисадының реаль секторы өчен глобаль сервис булып тора. Платформа түбәндәге бүлекләрдән тора:
Индира Киреева инноваторларны платформада тәкъдим ителәчәк барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга чакырды.