Эшкуарлар өчен икътисадны торгызуга юнәлдерелгән өстәмә ярдәм чаралары пакеты

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

24 августтан башлап Татарстанның Икътисад министрлыгы тарафыннан республика икътисадын торгызуга һәм җанландыруга юнәлдерелгән бизнеска ярдәм итүнең өстәмә чараларына старт бирелде. Бүген эшкуарларга ярдәм итү чараларын сайлап алу һәм бәяләүгә якын килүнең яңа алымы формалаштырылды, ул бизнеска килеп туган икътисадый вәзгыятьтән чыгу вакытында чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Яңа чаралар пакеты эшкуарларның максималь киң аудиториясенә исәпләнгән. Икътисадның урман хуҗалыгы, эшкәртү эшчәнлеге, төзелеш, мәгълүмат һәм элемтә өлкәләрендә эшчәнлек башкара торган реаль секторыннан һәм икътисадның башка секторларында эшчәнлек алып баручы оешмалар ярдәм алырга мөмкин. Шулай ук ярдәм чаралары югары уку йортларын тәмамлаучылар, җәмәгать туклануы оешмалары, сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары резидентлары һәм идарәче компанияләре, экспорт юнәлешле кече һәм урта бизнес субъектлары, үз портфелендә инвестиция максатларына юнәлдерелгән кредитлар булган эшкуарлар өчен юнәлдерелгән.  

Югарыда санап үтелгән барлык КУЭ субъектлары категорияләре түбәндәге ярдәм чараларыннан файдалана ала: 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International