Татарстанда 8 номинациядә иң яхшы яшь эшкуарларны сайладылар

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

1 сентябрьдә Казанда «Россиянең яшь эшкуары 2020» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләр игълан ителде. Төбәк этабы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм «Эшкуарлык фабрикасы» проекты ярдәмендә үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен Татарстанның 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге эшкуарларыннан 260дан артык гариза алынды. Исегезгә төшерик, катнашучыларны сайлап алу 8 номинация буенча узды: «Интернет эшкуарлык»,«Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы», «Франчайзинг», «Социаль эшкуарлык», «Җитештерү», «Инновацион эшкуарлык», «Сәүдә» һәм «Хезмәтләр күрсәтү өлкәсе».

Җиңүче проектлар икътисадның төрле тармакларында тәкъдим ителгән иде. Иң күп гаризалар хезмәт күрсәтү өлкәсенә караган бизнестан, аннан соң – интернет-эшкуарлык һәм сәүдә өлкәсеннән килде. Мәсәлән, «Инновацион эшкуарлык» номинациясендә авиатөзелеш өлкәсендә кулланыла торган лазер технологияләрен эшләү проекты җиңүче булды. «Интернет эшкуарлык» категориясендә маржинальлеге 100% булган тренд киемен сату проекты отты, ә «Җитештерү» номинациясендә яшь эшкуарның балалар өчен акыл үстерә торган уенчыклар булдыру хезмәте беренче урын алды.

Төбәктәге этап финалы 2020 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы Эшкуар йортында узды. Җиңүчеләргә истәлекле дипломнар һәм чараның партнерларыннан бизнесны үстерү өчен 15, 25 һәм 50 мең сум номиналы белән сертификатлар тапшырылды.

Республиканың иң яхшы эшкуарлары федераль этапта катнашачак һәм Татарстанны Россия дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәк. «Россиянең яшь эшкуары 2020» Бөтенроссия конкурсының финалы Уфада узачак. Бүләкләү тантанасына бөтен илдән бизнес вәкилләре һәм экспертлар киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Россиянең яшь эшкуары» конкурсы инде берничә ел бөтен ил буенча ике этапта – төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә үткәрелә. 2019 елда чараның финалы һәм иң яхшы катнашучыларны бүләкләү тантанасы Казан шәһәрендә узды. Татарстан башкаласына бөтен илдән 400гә якын эшкуар килде. Әйтергә кирәк, узган ел республика халкы берьюлы дүрт номинациядә җиңү яулады.

Татарстанда «Россиянең яшь эшкуары» конкурсы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектында каралган «Эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International