ТР Дәүләт Советы Комитеты утырышында МИЗ резидентлары өчен салым преференцияләрен саклап калу турында фикер алыштылар

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитетының күчмә утырышында икътисад министры урынбасары Индира Киреева «Махсус икътисадый зоналар резидентларына төбәкнең салым ташламаларын бирү нәтиҗәлелеге турында»гы мәсьәләдә доклад белән чыгыш ясады.

Россиядә махсус икътисадый зоналар эшчәнлекнең өстенлекле төрләренә турыдан-туры Россия һәм чит ил инвестицияләрен җәлеп итү юлы белән төбәкләрнең икътисадын үстерүгә юнәлдерелгән масштаблы проект булып тора. Эшкәртү сәнәгатен һәм икътисадның югары технологияле тармакларын үстерү максатларында Татарстанда ике махсус икътисадый зона – «Алабуга» һәм «Иннополис» булдырылды.

Аларның инвестиция җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен резидентлар өчен ташламалы салым салу режимы гамәлдә. Резидент компанияләр җир, милек һәм транспорт салымнарыннан азат ителә. Салым каникуллары салым базасы барлыкка килүгә башлана. Шулай ук табышка салым буенча да ташлама күздә тотыла, аның күләме инвестиция проектын гамәлгә ашыру чорына бәйле рәвештә үзгәреп тора. Салым преференцияләре КУЭ субъектларының икътисадый активлыгын арттыруга этәргеч бирә.

«Алабуга» МИЗ эшчәнлеге дәверендә резидентларга бирелгән салым ташламаларының гомуми күләме, 2005 елдан 2019 елга кадәр, республиканың берләштерелгән бюджеты өлешендә 10,3 млрд.сум тәшкил итә, шулардан ташламаларның иң зур өлеше – 98% артыгы (10,1 млрд. сум) МИЗ резидентларына туры килә. «Иннополис» МИЗ резидентлары өчен 2012-2019 елларда салым ташламаларының гомуми күләме – 288,1 млн. сум.

2020 елдан башлап, салым ташламаларының нәтиҗәлелеген билгеләгәндә критерийлар комплексы исәпкә алына, җыелма бюджет файдасы (үз-үзен аклау) шуныд берсе булып тора. МИЗ резидентларына бирелә торган салым ташламаларының һәр сумына барлык дәрәҗәдәге бюджетларга өстәмә салым керемнәренең 4 сумы туры килә, дип билгеләп үтте министр урынбасары. Шулай итеп, барлык бюджетлар хисабына салым ташламалары күләме – 10,4 млрд. сум, шул ук вакытта бюджетның барлык дәрәҗәләренә салым керемнәре күләме 36,7 млрд.сум тәшкил итә.

Шулай ук, Киреева билгеләп үткәнчә, салым ташламаларының нәтиҗәлелеген бәяләү, хуплана торган инвестиция проектларының республика үсешенең социаль-икътисадый күрсәткечләренә йогынтысын тикшерүдән башка мөмкин түгел.

Махсус икътисадый зоналар территорияләрендә сәнәгый җитештерү һәм техник-гамәлгә кертү проектларын резидентлар тарафыннан гамәлгә ашыру 151,4 млрд. сум күләмендә республика икътисадына инвестицияләр кертүне тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Ярдәм күрсәтелә торган инвестиция проектларын гамәлгә ашырудан социаль нәтиҗә «Алабуга» МИЗ 10 000 якын эш урыны булдырылуы белән сыйфатлана. Бу муниципаль территорияләр, шулай ук икътисадның чиктәш тармаклары үсеше хисабына мультипликатив бюджет эффекты турында сөйли.

«Алабуга» МИЗ инвестиция җәлеп итүчәнлеге ягыннан Россиядә сәнәгый җитештерү тибындагы иң яхшы зона булып тора. 2005 елда булдырылган МИЗ бүгенге көндә инвесторларга тулысынча әзер сәнәгать, инженер, транспорт һәм таможня инфраструктурасын тәкъдим итә. 2020 елның 1 июленә «Алабуга» МИЗда 57 компания җәлеп ителгән, шулардан 33 предприятие сәнәгать-җитештерү эшчәнлеген алып бара. Зонаның 28 чит ил резиденты арасында 3M, Rockwool, Air Liquide, Armstrong кебек алдынгы халыкара компанияләр бар. «Алабуга» МИЗ өлешенә республиканың эшкәртү сәнәгате предприятиеләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган инвестицияләр күләменең якынча 10% туры килә.

«Иннополис» МИЗ да актив үсә. Махсус икътисадый зона территориясенә 126 компания җәлеп ителгән, аларның 105се резидент статусында эшчәнлек алып бара һәм эшчәнлек алып барырга планлаштыра.

«МИЗ резидентларына салым ташламалары бирү үз-үзен аклау  вакытын кыскартырга, инвестиция проектларының рентабельлеген арттырырга мөмкинлек бирә, моннан тыш, янга кала торган акчалар оешмаларның төп чараларын тулыландыруга һәм яңартуга инвестицияләнә ала, бу аларны карап тотуга һәм эксплуатацияләүгә чыгымнарны киметә», – дип ассызыклады министр урынбасары.

Салым ташламаларын саклап калу республикадагы МИЗның инвесторлар өчен инвестиция җәлеп итүчәнлеге һәм аларның Россиядәге ташламалы салым шартлары булган махсус икътисадый зоналары арасында көндәшлеккә сәләтлелеге шарты булып тора.

«Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, республиканың махсус икътисадый зоналары резидентлары өчен ташламалы салым салу механизмын саклап калу һәм алга таба үстерү максатка ярашлы дип саныйбыз», – дип йомгак ясады Киреева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International