Татарстанның Гарантия фонды туризм өлкәсендә республиканың кече бизнесына ярдәм итәчәк

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Төбәкнең гарантия оешмалары илнең туризм индустриясен үстерергә ярдәм итәчәк. КУЭ корпорациясе Ростуризм белән берлектә туризм өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең яңа механизмнарын гамәлгә ашыру буенча «юл картасын» имзалады.

«Юл картасы» мәгълүмат-маркетинг, шулай ук финанс ярдәмен дә күздә тота. Аерым алганда,ТР Гарантия фонды, төбәкнең гарантия оешмалары системасының бер өлеше буларак, туризм өлкәсендәге бизнес өчен 50 млн. сумга кадәр җаваплылыкны үз өстенә ала.

«Туризм өлкәсендә бүген күп санлы КУЭ субъектлары тупланган. Нәкъ менә шуңа күрә финанс чараларын киңәйтүгә аерым игътибар бирү мөһим. Алардан кече предприятиеләр генә түгел, үзмәшгульләр дә файдалана ала. Бүген Татарстандагы Гарантия фондының республика бизнесына ярдәм итү өчен бөтен кирәкле ресурслары бар. Уртача алганда, гаризаларны карау өчен безгә 2-3 көн кирәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры вазыйфаларын башкаручы Рәсим Усманов.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасы Гарантия фонды кече һәм урта бизнеска 342 поручительлек бирде, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 25%ка күбрәк. Бирелгән йөкләмәләрнең гомуми күләме 1,7 млрд. сум тәшкил итә, бу 7,9 млрд. сумга кредит җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. Республика эшкуарлары поручительлек суммасының 0,5%-1% кадәр минималь бүләкләү суммасы белән заем финанславы алган.

Туризм өлкәсендә бизнес өчен финанс ярдәменең барлык чаралары белән кушымтада бирелгән документта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International