ТР Икътисад министрлыгында республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы узды

2021 елның 16 апреле, җомга

Татарстанның Икътисад министрлыгында яңа коронавирус йогышы таралу аркасында начарланган вәзгыятькә, нефтькә һәм доллар курсы үзгәреп торуга бәйле шартларда Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы булып узды. Республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары вәкилләреннән торган эшче төркем әгъзалары дәүләт-хосусый партнерлык механизмын үстерү турында фикер алышты.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, икътисадый үсешне тәэмин итү факторларының берсе – эшлекле климатны яхшырту. Ул күп очракта дәүләт һәм бизнес арасындагы хезмәттәшлекне яхшырту хисабына формалаша. Дәүләт-хосусый партнерлык механизмына бәйле мәсьәләләр турындагы доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Динар Шакиров чыгыш ясады.

Дәүләт-хосусый партнерлык механизмы хәзерге вакытта инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча бизнес өчен иң перспективалы инструментларның берсе буларак карала. Утырышта дәүләт-хосусый партнерлык проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе һәм механизмнары каралды.

Концессия килешүләрен гамәлгә ашыруның уңышлы тәҗрибәләрен Яр Чаллы шәһәре (спорт-сәламәтләндерү комплексының беренче этабы) һәм Питрәч муниципаль районы (Кощаково авылы муниципаль мунчалары) башкарма комитетлары вәкилләре тәкъдир итте.

Динар Шакиров мондый очрашуларның муниципалитетларның проблемалар турында сөйләп, хәл итү юлларын табу, иң яхшы тәҗрибәләр белән танышу һәм башка территорияләрдә алга таба гамәлгә кертү өчен тәҗрибә уртаклашу өчен уздырылуы турында билгеләп үтте.

Дәүләт-хосусый партнерлык проектларын төзү өчен норматив хокукый документлар Татарстан Республикасының инвестиция порталына урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International