Экспертлар Татарстан Республикасында социаль бизнеска ярдәм итү үзенчәлекләре һәм чаралары турында сөйләячәк

2021 елның 20 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасында КУЭ илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында социаль эшкуарлар өчен бушлай чаралар сериясе узачак, анда инновацияләр, коммерцияләштерү һәм финанс өлкәсе экспертлары социаль юнәлешле бизнеска ярдәм итүнең проблемалы мәсьәләләре, перспектив юнәлешләре һәм чаралары турында фикер алышачак.

Берьюлы ике  – онлайн һәм офлайн форматта узачак чарага экспертлар социаль эшкуар статусын бирү шартларын, процедурасын һәм срокларын караячак; социаль предприятие эшенең төп моментларын билгеләячәк; турыдан-туры һәм турыдан-туры булмаган ярдәм чаралары турында сөйләячәк, социаль бизнес өлкәсендә кыенлыклар һәм мөһим мәсьәләләр турында сөйләшәчәк.

Спикерлар буларак КФУ Инновация үсеше идарәсенең инновацияле эшкуарлыкны оештыру бүлеге җитәкчесе Денис Абрамов; КФУ Инновация үсеше идарәсенең технологияләр трансферы һәм аларны коммерцияләштерү бүлегенең әйдәп баручы белгече Салават Галиев; КФУның технологияләр трансферы һәм аларны коммерцияләштерү бүлеге җитәкчесе, КФУ Идарә, икътисад һәм финанс институтының бизнесны бәяләү һәм проект менеджменты кафедрасы доценты Булат Җәппаров; КФУ Идарә, икътисад һәм финанс институтының икътисад фәннәре кандидаты, финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасының өлкән укытучысы Лилия Сафина чыгыш ясаячак.

Чараларда катнашу «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты һәм «Эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм «Эшкуарлык фабрикасы» бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү фонды  тарафыннан түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла.

Мастер-класслар 20, 21, 23 һәм 26 апрель көннәрендә, 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, ике форматта узачак: офлайн – Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, Эшкуар йорты, – Казан шәһәрендә яшәүчеләр өчен һәм районнардан катнашучылар өчен – онлайн. Анда катнашу өчен яңа эш башлаучы һәм гамәлдәге социаль эшкуарлар, шулай ук социаль эшкуарлыкка җәлеп ителгән физик затлар чакырыла. 

Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк:  https://fabrika-predprinimat.timepad.ru/event/1618457/

Барлык сораулар буенча: 8-903-314-50-27, Марат Рәхмәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International