Бурятия Республикасы делегациясе белән очрашуда стратегик үсеш турында фикер алыштылар

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары – сәнәгать, сәүдә һәм инвестицияләр министры Антон Виноградов җитәкчелегендәге Бурятия делегациясе белән очрашу узды.

Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды, очрашуда «Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ җитәкчесе Тимур Гомәров, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» КМК генераль директоры Айдар Салихов, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КО директоры Рөстәм Мөхәммәтшин, «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» вице-президенты һәм башка рәсми затлар катнашты.

Визит кысаларында яклар инвестиция үсеше, шулай ук бизнеска ярдәм итү инфраструктурасы объектлары – МИЗ, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, сәнәгать мәйданчыклары һәм резидентлар проектларын гамәлгә ашыру өчен өстенлекле шартлар булдыру һәм аларның эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Моннан тыш, яклар бюджет акчалары хисабына финанслана торган бизнеска ярдәм итү мөмкинлекләренә, аларның оештыру-хокук формаларына, кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме өчен бүлеп бирелә торган акчалар күләменә һәм юнәлешләренә игътибар итте, уңышлы тәҗрибәләр белән уртаклашты.  

Бурятия делегациясе вәкилләре Татарстан Республикасы бизнесына, сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары резидентларына, инвестиция проектларына ярдәм итү инструментлары белән кызыксынды.

Казандагы сәфәр кысаларында кунаклар «Иннополис» махсус икътисадый зонасында, «IT-парк»та, «Казан» агросәнәгать паркында, «Минем бизнес» үзәгендә, Татарстан Республикасы Гарантия фондында булдылар, шулай ук «Химград» технополисында, «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә, «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә булдылар. 

Бурятия рәсми вәкилләренең Татарстанга эш визиты 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге визитның максаты – республикалар арасында эшлекле элемтәләрне һәм сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салу һәм ныгыту. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International