Республика халкы «Мәдәният төсләре» дигән балалар рәсем конкурсында катнаша ала

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, «Аэрофлот» компаниясе һәм «Илкүләм өстенлекләр» коммерциясез автоном оешмасы белән берлектә, «Мәдәният төсләре» дигән балалар рәсем конкурсы уздыра. Проектның максаты –  «Мәдәният» илкүләм проекты инициативаларына игътибар җәлеп итү. Конкурста 2021 елның февраленнән май аена кадәр 3-11 яшьләрдәге балалар катнаша ала. Нәтиҗәләр 2021 елның май-июнь айларында ясалачак.


Конкурста катнашырга теләүчеләр өчен түбәндәгеләр кирәк:

  1. краскикультуры.национальныепроекты.рф/files/razvorot.pdf сайтында конкурс турындагы сәхифәне күчереп алырга һәм бастырырга (шулай ук конкурс сәхифәсен Аэрофлотның 30 апрельгә кадәр самолет бортында таратыла торган балалар китабында да табарга була).
  2. Фантазиядәге музей яки театр вариантын ясарга һәм рәсемне Вконтакте, Facebook, Одноклассники яки Instagram социаль челтәрләрендә #ПОЛЕТВКРАСКАХ (3-5 яшьлекләр) һәм #АЭРОГРАФИКА (6-11 яшьлекләр) хештеглары белән чыгарырга.
  3. Жюри тавыш биргәнне көтеп алып, краскикультуры.национальныепроекты.рф сайтында нәтиҗәләрне күзәтеп барырга.

 

Конкурс һәм жюриның тавыш бирү нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүмат белән https://краскикультуры.национальныепроекты.рф/ сайтында таныша алачаксыз.

 

#нацпроекты #нацпроекткультура

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International