ТР Икътисад министрлыгы башлыгы Зеленодольск шәһәрендә Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашты

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Зеленодольскта Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашты. Икътисад министры Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Зеленодольск ветераннарын һәм шәһәр халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән котлады.
«Бу якты көндә без һәлак булган геройлар һәм сугыш корбаннары алдында баш иябез, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт белдерәбез», – диде ул.
Зеленодольскта тантаналы митинг оештырылды. Фронтта һәлак булганнарның барысын да бер минут тынлык белән искә алдылар. Митинг ахырында Җиңү Парады булды. Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, диңгез часте, кадетлар, яшь армиячеләр, студентлар тантаналы марш атлап уздылар. Моннан тыш, «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр һәм веноклар салынды. 
Тантанада шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International