ТР икътисад министры урынбасары Балтач районы предприятиеләре эше белән танышты

2021 елның 18 июне, җомга

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев эш визиты белән Балтач районында булып китте. Визит барышында Сираҗиев муниципаль берәмлекнең җитештерү предприятиеләрен карады, шулай ук Икътисад министрлыгы катнашында хәл ителергә тиешле берничә мәсьәлә ачыкланды.

Район икътисадының төп структурасын авыл хуҗалыгы җитештерүе тәшкил итә. Районда 20 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли һәм 90 артык крестьян-фермер хуҗалыгы бар, алар сөт, ашлык, бәрәңге, ит һ.б. җитештерә. Министр урынбасарының визиты районның бюджет оештыручы предприятиесе, сәнәгать продукциясенең 90% артык өлеше җитештерелә торган «Арча» ҖЧҖ филиалы – Балтач май-сөт комбинатында булды.

Комбинат заманча производстводан гыйбарәт, анда 283 кеше эшли. Узган ел нәтиҗәләре буенча предприятиедә 3,6 мең тонна сыер мае, 11 мең тонна төрле сортлы сыр, 5 мең тонна коры сүл һәм 43 тоннадан артык эремчек җитештерелгән. Агымдагы елда предприятиедә инвестиция проектын гамәлгә ашыру – чистарту корылмаларын реконструкцияләү эше дәвам итә. Проектның гомуми бәясе – 210 млн. сум, бүгенге көндә 90 млн.сумлык эшләр башкарылган.

Равил Сираҗиев карап чыккан тагын бер объект – «Татарстан» АХП ҖЧҖ сөт комплексы. АХП авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 4507 га тәшкил итә. Предприятие көн саен 32 тоннага кадәр терлекчелек продукциясе сата, һәр сыердан тәүлеклек 31 кг сөт савып алалар. Хуҗалыкта 3231 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, атлар саны – 175 баш.  Авыл хуҗалыгы предприятиесендә 199 кеше эшли. Хәзерге вакытта «Татарстан» АХП ҖЧҖендә 1600 баш савым сыерына исәпләнгән яңа сөт комплексының 2 нче чиратын файдалануга тапшыру буенча инвестиция проекты гамәлгә ашырыла, аның бәясе – 150 млн.сум.

Хәкимҗанов КФХда Сираҗиев бройлер чебиләрен үстереп бетерү процессы белән танышты. Хәкимҗанов Айрат 2020 елга кадәр тәүлеклек чебешләр чыгару һәм аларны сату белән шөгыльләнә, алга таба эшне җәелдерү максатында Биктәш авылында 1500 кв.метрлы буш сыер абзарын сатып алган һәм бройлерларны үстереп бетерү һәм аларны сату белән шөгыльләнә башлый.

Министр урынбасары шулай ук «Балтасиагрохимсервис» сәнәгать мәйданчыгы резидентлары эшчәнлеге белән дә танышты. Мәйданчык инженерлык коммуникацияләренең тулы спектры белән тәэмин ителгән, шул исәптән юл челтәре, электр һәм су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу объектлары да үсеш алган. Сәнәгать мәйданчыгы территориясенең гомуми мәйданы – 3,4 гектар. Инфраструктур ярдәм объектында 5 резидент эшчәнлек алып бара.

Аерым алганда, «Балтасиагрохимсервис» ҖЧҖ, компания известьташ һәм гипс ташы чыгару һәм беренчел эшкәртү белән шөгыльләнә. Икенче резидент – «Сельхозхимия» ҖЧҖ ташу белән шөгыльләнә. «Плодородие» ҖЧҖ бөртекле культуралар үстерә. Тагын бер компания-резидент – «Агрохимсервис» ҖЧҖ ашламалар һәм агрохимия продуктларын күпләп сата. Шулай ук мәйданчык территориясендә шәхси стоматология кабинеты да урнашкан.

Идарәче компания резидентларының нәтиҗәле эшчәнлеге өчен җитештерү биналары төзү һәм ремонтлауга финанслау таләп ителә, дип билгеләп үтелде. Равил Сираҗиев искәртеп узганча, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан сәнәгать парклары һәм мәйданчыкларының идарәче компанияләренә һәм резидентларына ярдәм итү өчен комплекслы алымнар эшләнгән. Асылда, сәнәгать парклары резидентлары ярдәм чараларының пакетлы комплексына исәп тота ала, әлеге пакет эченә түбәндәгеләр керә: кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү, сәнәгать паркы инфраструктурасын үстерүгә 5 елга кадәр срокка 5% белән 30 миллион сумга кадәр «Стройка» займы, ташламалы микрозаймнар, электр энергиясенә чыгымнарның бер өлешен субсидияләү.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International