ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Зеленодольскта ике лицей укучыларын Белем көне белән котлады

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Зеленодольск районында Белем көне уңаеннан оештырылган тантаналы чараларда катнашты. ТР икътисад министры һәм ТР Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев Дубровка бистәсендәге химия лицеенда, шулай ук шәһәрнең төп сәхнәсе – «Авангард» мәдәни-спорт комплексында узган «ТР ЗМР 1 нче лицее» МББУ тантаналы линейка кунагы булдылар.

Тантаналы чарада шулай ук КНИТУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Юрий Казаков, КНИТУ өзлексез белем бирү проектларын гамәлгә ашыру директоры Любовь Овсиенко, «Химград» АҖ генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин, бизнес вәкилләре катнашты.

ТР икътисад министрының беренче тукталыш пункты Дубровка бистәсендә булды. Нәкъ менә биредә «КНИТУ» ЮББ ФДБМУ филиалы – сәләтле балалар өчен тирәнтен химия өйрәтүче лицей-интернат урнашкан. Хәзер лицейда 172 укучы белем ала. Алар белән 21 укытучы эшли. Сыйныфларда 15 тән артмаган укучылар гына укый. Укучыларның составы конкурс нигезендә формалаша. Яңа уку елында лицей беренче тапкыр 6 нчы сыйныфны параллель җыйган, элек биредә укыту 7 нче сыйныфтан гына башлана торган булган.
Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән мәктәп укучыларын, аларның ата-аналарын һәм укытучыларны уку елы башлану белән котлады һәм лицей укучыларына яңа ачышлар һәм җиңүләр теләде.

«Бүген беренче тапкыр мәктәп чыңын ишеткән малайлар һәм кызлар киләчәктә безнең зур һәм куәтле державабыз – Россия Федерациясенең лаеклы гражданнары, күп милләтле Татарстанның, кече Ватаныбызның – алар туган һәм яши торган шәһәрләрнең һәм авылларның патриотлары булыр дип ышанам», – диде министр.

Шуннан соң Татарстан Республикасы икътисад министры һәм Зеленодольск башлыгы «Авангард» спорт комплексында булдылар, анда «ТР ЗМР 1 нче лицее» МБМУ тантаналы линейкасы узды. Быел уку йорты 135 туган көнен билгеләп үтә, аның эш башлау чыганагы Кабачищи авылындагы беренче мәктәп нигезеннән башлана. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча лицей республиканың иң яхшы 20 мәктәбе арасына кергән.

Шулай ук тантана кысаларында мәгариф системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен белем йортында укытучыларны Зеленодольск муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр.

Белем көнен бәйрәм итү лицей гимны белән тәмамланды. Бу уку елы соңгысы булган 11 сыйныф укучылары беренче сыйныф укучыларын беренче дәрескә алып керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International