Мидхәт Шаһиәхмәтов Актаныш районының кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Актаныш районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендәге делегация булып китте. Эш сәфәре кысаларында министр районның азык-төлек һәм автомобиль сәнәгате предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты, сәнәгать паркында булды һәм район эшкуарлары белән очрашты. Очрашуның төп максаты – бизнеска, шул исәптән корылыктан зыян күргән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә, дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләү.

Сәфәр барышында министр сөт комбинаты эшчәнлеге белән танышты. Предприятиедә комплекслы модернизация үткәрелгән, инвестицияләрнең гомуми күләме – 5 млрд.сум, соңгы 3 елда инвестицияләр күләме – 2 млрд.сум. Яңа линия, җиһазлар урнаштырылган, продукция ассортименты киңәйтелгән – май, сыр, сөт, алар хәзер турыдан-туры федераль һәм региональ ваклап сату челтәрләре аша сатыла. Бүгенге көндә биредә 191 эш урыны булдырылган. 2020 елда акчалата керем 432,4 млн.сум булган.

Аннан соңгы тукталыш «Актаныш агрегат заводы» ААҖ булды. Предприятие «КАМАЗ» ГАҖ автомобильләре өчен запас частьләр чыгара. Бу елдан йөк машиналарының арткы мостына механизм төеннәре җитештерелә башлаган. Бүгенге көндә биредә 98 эш урыны булдырылган. Оешма 2020 ел өчен 360,4 млн. сум күләмендә акчалата керем алган.

Аннары ул Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе эшчәнлеге белән танышты. Хәзерге вакытта биредә җитештерелә торган продукциянең сыйфатын яхшырту өчен элеватор куәтләрен модернизацияләү бара. Моннан тыш, министр Актаныш технология техникумында булды, ул ресурс үзәге статусын алган.

Министр шулай ук «Актаныш» сәнәгать паркында да булды, анда хәзер 2 резидент үз эшчәнлеген алып бара. «Газстройсервис» компаниясе сәнәгать паркы резидентларының берсе булып тора. Металл конструкцияләр җитештерү цехы бүген, оешма һәм халыкның ихтыяҗларын үтәп, тулы куәтенә эшли. Биредә металлдан механизмнарны буяу һәм киптерү буенча югары технологияле җайланмалар кулланыла.

Хәзерге вакытта Актаныш муниципаль районы советы карары белән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белән берлектә, элеккеге «База-746» сәнәгать паркын һәм «Сельхозтехника» бинасын тоташтыру юлы белән, әлеге паркны киңәйтү буенча эш алып барылган. Шулай ук алга таба аккредитацияләү һәм резидентларга преференцияләр алу өчен идарәче компанияне сайлау эше алып барыла. Сәнәгать территориясендә 11 резидент урнаштыру планлаштырыла.

Соңыннан Мидхәт Шаһиәхмәтов кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашу үткәрде, аның барышында район икътисады үсешенең төп юнәлешләрен билгеләде һәм үсеш резервларына басым ясады. Министр сәнәгать паркларының резидентлары һәм идарәче компанияләре өчен бизнес өчен зур мөмкинлекләр ача торган яңа ташламалар турында сөйләде.  

Аннан соң ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре – ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Айдар Салихов һәм ТР Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин катнашучыларга субсидияләр, микрофинанс, поручительлек, финанс булмаган хезмәтләр комплексы кебек эшкуарларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. Очрашуда Татарстанда аномаль эссе җәй аркасында зыян күргән аграрийларга ярдәм итүгә игътибар юнәлтелде. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен 5 млн сумга кадәр ташламалы микрозаймнар һәм займ суммасының 70% кадәр, финанс оешмасы тарафыннан займ акчасы бирелгән срокка + 120 көнгә 10 млн сумга кадәр поручительстволар бирелә.

Очрашуда шулай ук «Россельхозбанк» ГАҖ микробизнесның клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленар Хәбибуллин катнашты, ул яңа эш башлаучы фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына, шулай ук сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсенә альтернатив ярдәм чаралары турында хәбәр итте.

Бизнес һәм хакимият органнарының турыдан-туры аралашуы нәтиҗәсендә эшкуарлардан сыйфатлы кире элемтә алу мөмкин булды. Районга сәфәр барышында алынган мәгълүмат кече һәм урта бизнес вәкилләренең ихтыяҗларын һәм теләкләрен исәпкә алып, ярдәм чараларын эшләп бетерү өчен файдаланылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International