Татарстанда ислам финанс хезмәтләре турында халыкның хәбәрдарлык дәрәҗәсе өйрәнелде

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда яшәүчеләрнең партнерлык (ислам) финанслары турында мәгълүматлылык дәрәҗәсен, моңа аларның ихтыяҗы булу-булмавын һәм гражданнарның әлеге юнәлешне инвестицияләүдә катнашырга әзерлек дәрәҗәсен өйрәнү максатында 2021 елның августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Социаль-икътисадый мониторинг департаменты тарафыннан «Татарстан Республикасы халкы тарафыннан партнерлык (ислам) финанс хезмәтләренә ихтыяҗ» дигән социологик сораштыру үткәрелде. Сораштыруда республиканың 45 муниципаль районыннан 2,6 мең татарстанлы катнашкан. 

Татарстан Республикасы партнерлык (ислам) продуктларына инвестицияләү өчен Россиянең җәлеп итә торган төбәге булып тора. Тикшеренү республика халкына ислам финанс хезмәтләре күрсәтү инструментларын активрак кулланырга мөмкинлек бирә торган әлеге юнәлешне үстерү кирәклеген раслый. 

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, респондентларның 43%ы гына партнерлык (ислам) финанслары турында белә. Әлеге финанс продуктлары белән кызыксынучылар арасында иң кирәклесе һәм файдалану өчен планлаштырылганнары арасында: күчемсез милекне кичектереп түләү шарты белән сатып алу-сату (мурабаха) (63,4%), инвестиция продуктлары (мудараба) (61,5%), шулай ук түләүләрне кичектереп түләү шарты белән товар сатып алу-сату (товар мурабахасы) (56,1%) бар.

Финанс продуктларының әлеге категориясеннән файдаланырга мәҗбүр итүче факторларга респондентлар ешрак «этик һәм дини нормаларга туры килүе» (44,1%), «пенялар һәм штрафлар булмавы» (36,7%), «югары табыш» (23%) дигән җавапларны кертә.

Еш кына әлеге категориядәге финанс продуктлары турында мәгълүматны Интернет челтәреннән (27,6%), 14,5% – дини оешмалардан, 13,6% – массакүләм мәгълүмат чараларыннан, 10,2% – туганнарыннан һәм танышларыннан алалар.

Сораштыру нәтиҗәләре Татарстан Республикасында ислам банкингын үстерү эшендә кулланылачак.

Белешмә: Ислам банкингын партнерлык банкингы дип тә атыйлар. Аның бу атамасында асылы чагылдырыла. Процентлы кредит урынына банк заемчы өчен товарны сатып ала һәм аны заемчыга акчага бәйле билгеле бер шартларда тапшыра. Табышны яки югалтуны бүлешеп, проекттагы өлешкә керә. Ислам лизингы һәм иминияте белән берлектә, ислам банкингы – ислам финанслары дигән системаның бер өлеше. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International