Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге үзмәшгульлек институтын үстерү буенча актив эше өчен рәхмәт алды

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

15 декабрьдә «Минем бизнес» үзәкләре эшчәнлегенә 2021 елда башлангыч йомгак ясау һәм киләсе елга ярдәм инфраструктурасының төп бурычларын билгеләү өчен Мәскәүдә «Минем бизнес» үзәкләре җитәкчеләре белән челтәр киңәшмәсе узды.

Турыда-туры уздырылган чаранда «Минем бизнес» үзәкләренең 2021 елдагы эшенә нәтиҗә ясалды, шулай ук 2022 елда КУЭ цифрлы платформасын үстерү турында фикер алыштылар. РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова Татарстан Республикасына үзмәшгульлек институтын үстерү буенча актив эш алып барган һәм үзмәшгуль гражданнарны шактый дәрәҗәдә ярдәм чаралары белән колачлаган өчен  рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге  үзмәшгульлек институтын үстерү буенча сынау проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле, шул исәптән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында да, үзмәшгульләр өчен төрле хезмәтләр күрсәтә һәм белем бирү чараларын үткәрә. Бүгенге көндә 20 меңнән артык үзмәшгуль Фондтан ярдәм алган.

Хәзерге вакытта үзмәшгульләр өчен «Минем бизнес» үзәге файдалана ала торган хезмәтләр:

  • Коворкингларда ташламалы бәядән урын бирү
  • Маркетплейсларга чыгу
  • РФ территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны оештыру.

Гариза бирү өчен үзмәшгуль түбәндәгеләрне эшли ала:

1. Бизнес өчен КФҮ түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә: Казан шәһәре, Петербург ур., 28, терминалда документлар тапшыру өчен талон алып яки www.uslugi.tatarstan.ru сайтында алдан язылып.

2. Үз муниципаль берәмлегендә Фондның региональ вәкиленә мөрәҗәгать итә ала.

Гариза-анкета формасын әлеге сылтама буенча алырга мөмкин: https://fpprt.ru/dokumenty/.

Барлык сораулар буенча 8 (843) 524-90-90 номеры буенча кайнар линия эшли. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International