Россия Хөкүмәте административ хокук бозулар өчен бизнесның җаваплылыгын йомшартырга тәкъдим итте

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Россия хөкүмәте Россия Дәүләт Думасына барлык категория затлар өчен административ җаваплылыкка тарту кагыйдәләрен йомшарту турында, шул исәптән китерелгән зыянны каплаганда минималь штраф билгеләү һәм инспекция вакытында беренче тапкыр ачыкланган хокук бозу өчен штрафны кисәтү белән алыштыру мөмкинлеге турында закон проектын кертте.

Документ нигезендә Административ хокук бозулар турында кодекста кайбер нигезләмәләрне беркетергә тәкъдим ителә:

- тикшерүләр барышында ачыкланган бозулар өчен административ штрафны эш буенча карар чыгарылган көннән алып 20 көн эчендә яртысы күләмендә түләргә рөхсәт итәргә;

- төбәк бизнес-омбудсмены эшчәнлегенә комачаулаган өчен административ җаваплылык билгеләргә;

- төбәк бизнес-омбудсменнарының эшкуарлык эшчәнлеге өлкәсендә административ хокук бозу турындагы эш буенча производствода яклаучы буларак катнашу мөмкинлеген карарга.

Закон проектын гамәлгә ашыру бизнеска административ йөкләнешне сизелерлек киметергә һәм компанияләргә яңа эш шартларына җайлашырга мөмкинлек бирәчәк.

Закон проекты белән Россия Дәүләт Думасының электрон базасында https://sozd.duma.gov.ru/bill/127003-8#bh_note сылтамасы буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International