Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның Россия Эшкуарлары көне уңаеннан котлавы

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле эшкуарлар!   Сезне Россия эшкуарлары көне белән котлыйм! 

Эшкуарлык ул – гаять зур хезмәт, ул күп энергия, профессиональлек, үҗәтлек һәм куелган максатларга ирешә белүне таләп итә. Безнең халыкның уңайлы яшәеш шартлары һәм иминлеге, мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыру, төбәкнең икътисадый тотрыклылыгы предприятиеләрнең тотрыклы эшенә бәйле.

Соңгы елларда без уртак көч ярдәмендә генә җиңеп була торган җитди сынаулар белән очраштык. Хәзер моңа кадәр булмаган дәрәҗәдә бизнес белән элемтәне сакларга, ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруны дәвам итәргә һәм эшкуарлыкка комплекслы ярдәм күрсәтергә кирәк. Безнең уртак бурыч – гражданнар өчен уңайлык, иминлек булдыру, икътисадның тотрыклы үсешен ныгыту һәм тәэмин итү. 

Бу бәйрәм көнендә Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, яңа проектларны һәм идеяләрне тормышка ашыру өчен бетмәс-төкәнмәс энергия телим!

Хөрмәт белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International