Татарстанлыларны бизнесны нульдән башлап ачарга өйрәтәчәкләр

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге яңа эш башлаучы эшкуарларны һәм үз бизнесларын ачарга теләгән гражданнарны «Эшкуар әлифбасы» дигән 5 көнлек тренингта катнашырга чакыра.

Бизнес-программа үз эшен эшләтеп җибәрү өчен идея табарга, идеаль клиент портретын формалаштырырга, сайлап алынган максатчан аудиториядә бизнес идеяләрен тест белән тикшерергә өйрәнергә, булачак проектны теркәүнең оптималь формасын билгеләргә, продуктны таныту өчен, маркетинг стратегиясен булдырырга өйрәнергә, бизнес өчен потенциаль табышлылыкны цифирлаштырырга теләүчеләргә кызыклы булачак.

Белем бирү программасы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, аны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган МКК нең «Минем бизнес» үзәге оештыра.

Курсны Нина Миронова – КУЭ Корпорациясенең сертификацияләнгән тренеры үткәрәчәк.

Тренинг 2022 елның 15 - 19 август көннәрендә «Минем бизнес» үзәгендә (Казан шәһәре, Петербург ур., 28) узачак. 10:00 сәгатьтә башлана.

Тренингта катнашу өчен, https://мсп.рф/services/support/tatarstan/103/ сылтамасы буенча теркәлергә кирәк.

Фондның әлеге һәм башка белем бирү программалары, шулай ук гамәлдәге ярдәм чаралары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча консультация алырга мөмкин:

•          «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе +7 (843) 524-90-90;

• Бизнес өчен КФҮ (Казань ш., Петербург ур., 28, 1 кат).

ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләренә (элемтә өчен мәгълүмат сайтның «Минем бизнес» Үзәге бүлегендә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International