Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференция элемтәсе режимында эшче төркем утырышы узды

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында икътисадның тотрыклы үсеше буенча эшче төркем утырышы узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкилләренең кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү чараларында катнашуы турында, РФ КУЭ ның Цифрлы платформасында хезмәт күрсәтү паспортларын урнаштыру эше турында, Республика маркетинг үзәгенең «Импортны алмаштыру» блогында эшләү турында, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль әһәмиятле хезмәтләрен электрон рәвешкә күчерү турында чыгышлары тыңланды.

Шулай ук 5 төп юнәлеш буенча икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча үткәрелә торган чаралар турында Мамадыш муниципаль районы доклады тыңланды:

- халыкны социаль әһәмиятле товарлар белән тәэмин итү;

- халыкны эш белән тәэмин итүне саклау;

- система барлыкка китерә торган оешмаларның өзлексез эшләве;

- инвестиция проектларын тормышка ашыру;

- кече һәм урта эшкуарлык субъектларының яңа шартларга җайлашуы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International