Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышларда катнашты

2023 елның 3 июне, шимбә

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар узды. Ярышлар «Акчарлак» йөзү бассейны базасында узды. Ярышларда Ильяс Галимов, Ренат Галимуллин, Тимур Миңнегулов, Данил Юнысов составындагы ТР Икътисад министрлыгы командасы катнашты.

«Балачактан йөзәм, чөнки Идел буендагы Зеленодольск шәһәрендә туып үстем. Йөзү – мускул тонусын ныгытырга ярдәм итүче искиткеч спорт төре», – диде Ильяс Галимов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International