Экспортка ярдәм итү

Татарстан Республикасы тышкы икътисадый эшчәнлек үсешенең мөһим юнәлеше-республика экспортерларына ярдәм итү һәм Татарстан продукциясен тышкы базарларга чыгару.

Татарстан Республикасы экспортерларының кече һәм урта предприятиеләренең тышкы икътисадый эшчәнлегенә ярдәм итү максатларында 2012 елның июлендә Татарстан Республикасында экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәмне координацияләү үзәге (Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге) оештырылды.

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып тора:

- тышкы икътисадый эшчәнлек мәсьәләләре буенча консультация бирү;

- ВЭД тематикасы буенча укыту;

- кече һәм урта бизнес өчен чит илдә үткәрелә торган эшлекле чаралар исемлеген әзерләү (күргәзмәләр, ярминкәләр, тендерлар, семинарлар, бизнес-турлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар, кече һәм урта эшкуарлык субъектларының коллектив эшлекле сәфәрләре һәм кече һәм урта эшкуарлык өчен башка чаралар;

- Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының халыкара күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуын оештыру;

- эшлекле миссияләрне оештыру;

-Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен маркетинг тикшеренүләре уздыру, чит ил базарларына күзәтүләр әзерләү;

- продукцияне стандартлаштыру һәм сертификацияләү буенча хезмәт күрсәтү;

- проектларга һәм килешүләргә экспертиза үткәрү;

- Материалларны чит ил базарларына күчерү;

- дәүләт программаларында катнашу буенча консультацияләр.

 Элемтә өчен мәгълүмат:

Казан шәһ., Петербург ур., 28, "Минем бизнесым"үзәге

Тел.: (843) 222-90-60

https://fpprt.ru/

E-mail: tatexport@yandex.ru

 

Эшлекле этикет буенча кулланма-1 өлеш (Төркия Республикасы, Иран Республикасы, Согуд Гарәбстаны Корольлеге, Мисыр гарәп Республикасы)

Эшлекле этикет буенча кулланма-2 өлеш (Һиндстан Республикасы, Япония, Кытай Халык Республикасы)

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International