Социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм фаразлары

Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең икътисадый яктан иң алга киткән төбәкләренең берсе. Татарстан Республикасының ил икътисадына керткән өлеше шактый зур һәм ул түбәндәгеләрне тәшкил итә:
- Россиянең тулаем төбәк продукты суммасында – 2,9%;
- сәнәгать продукциясе күләмендә – 3,8%;
- авыл хуҗалыгы продукциясендә – 4,3%;
- төп капиталга кертелгән инвестицияләрдә – 3,9%;
- төзелеш эшләре күләмендә – 4,1%;
- куллануга тапшырылган торак күләмендә – 3,2%;
- ваклап сату әйләнешендә – 3,0%.
Республикада Россиядә табыла торган нефтьнең 6,3%ы чыгарыла, Россия полиэтиленының яртысыннан артыграгы, синтетик каучукның 47,5%ы, йөк автомобильләренең 32%ы, автомобиль шиннарының 25%ы җитештерелә.
Тулаем төбәк продукты күләме буенча республика Россия Федерациясе субъектлары арасында – 7 урынны, авыл хуҗалыгы буенча – 3 урынны, сәнәгать җитештерүе һәм төп капиталга кертелгән инвестицияләр күләме буенча – 5 урынны, төзелеш буенча – 6 урынны, торак төзеп тапшыру һәм ваклап сату әйләнеше буенча 7 урынны били.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International