Алексей Песошин Казанның яңа181нче мәктәп укучыларын уку елы башлану белән котлады

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда 181 нче күппрофильле гомуми белем бирү мәктәбе ачылды. Тантаналы линейкага укучыларны яңа уку елы башлану белән котларга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин килде.

Яңа мәктәп 1224 укучыга исәпләнсә дә, әлегә 700 бала гына җыйганнар. Әмма биредә алты беренче сыйныф бар.

“Бүген без яңа уку елына старт бирәбез. Безнең укучыларның Бердәм дәүләт имтиханы буенча баллары һәрвакыт югары, без олимпиадалар буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урынны билибез. Укучыларыбызның халыкара мәйданда да уңышлары бар. Инфраструктурага зур игътибар бирелә. 1000гә якын балалар бакчасы һәм мәктәп төзекләндерелде, яңа мәктәпләр сафка басты”, – диде ТР Премьер-министры үзенең чыгышында.

Алексей Песошин мәктәп вәкиленә 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Мәктәптә ике спорт залы, ике бассейн, тренажер комплексы, кухня блогы һәм ашханә бар, сыйныфлар заманча җиһазландырылган.

Илсур Метшин һәм Алексей Песошин технологя кабинетларын карадылар һәм урам инфраструктурасы белән таныштылар.

Шул вакытта беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре зур булмаган каен аллеясына агачлар утырттылар.

Бүген республикада 402 мең укучы парта артына утырды. Шуның 48 меңе – беренче сыйныф укучылары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International