Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р.Шаһиәхмәтовның Халыкара интеллектуаль милек көне белән котлавы

2024 елның 26 апреле, җомга

Хөрмәтле галимнәр, инженерлар, уйлап табучылар! 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы йөзендә һәм шәхсән үземнән Сезне Халыкара интеллектуаль милек көне белән котлыйм!

2024 елда Халыкара интеллектуаль милек көне «Интеллектуаль милек һәм тотрыклы үсеш өлкәсендәге максатлар: инновацияләр һәм уртак киләчәк файдасына иҗат» темасына багышлана.

Глобаль конкуренциянең хәзерге шартларында фән һәм технологияләрне үстерү илнең технологик суверенитетын тәэмин итү өчен беренчел бурыч булып тора. Шул ук вакытта яңа технологияләр булдыру һәм кертү, югары технологияле продукция җитештерү интеллектуаль милекне саклау һәм коммерцияләштерү системасын үстермичә мөмкин түгел.

Интеллектуаль милек бүген мөһим стратегик ресурс һәм аерым оешма һәм гомумән ил икътисады үсешенең төп хәрәкәт итүче көче булып тора.

Профессиональ эшчәнлеге интеллектуаль милек белән бәйле булган һәркемне котлыйбыз. Сезгә фәнни-технологик эшчәнлектә һәм уйлап табуда алга таба да уңышлар телибез.

Хөрмәт белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –

Татарстан Республикасы икътисад министры                                                Мидхәт Шаһиәхмәтов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International