Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Татарстан киләчәге көллияте» уку-лабораториясе комплексын ачуда катнашты

2017 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан киләчәге көллияте» уку-лабораториясе комплексын ачуда катнашты.

Бу уку-лаборатория комплексы Әлмәттә «Алнас» (ЧТПЗ төркеменә керә) предприятиесе территориясендә ачылды.

«Татарстан киләчәге көллияте» «Алнас» заводы һәм и Әлмәт һөнәри көллияте базасында оештырылды һәм ул – ЧТПЗ төркеменең һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең уртак проекты.

Төп максаты – республика машина төзелеше предприятиеләрен хәзерге заман җитештерүе таләпләре нигезендә профессиональ эшче кадрлар белән тәэмин итү.

Комплекс ачылышында чыгыш ясап, ЧТПЗ төркеме акционеры Андрей Комаров искә төшергәнчә, берничә ел элек Рөстәм Миңнеханов белән без Первоуральскта шундый уку йортын караган идек һәм шунда карар да кылынды – мондый көллиятне Татарстанда да ачарга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында белдергәнчә, һөнәри әзерлек темасы бик актуаль. Ул билгеләп үткәнчә, мондый заманча көллият булдыру теләге заманча профессиональ кадрларга ихтыяҗдан килеп чыкты. Бу бик әйбәт идеология, диде Рөстәм Миңнеханов, ягъни яшьләр бер үк вакытта белем дә алачаклар, өр-яңа җайланмаларда да эшләячәкләр.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Татарстанда 25 ресурс үзәге ачылган, анда квалификацияне арттырырга һәм белемнәрне камилләштерергә мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Комаров биш иң яхшы укучыга студент билетлары тапшырдылар, алар исә «Татарстан киләчәге көллияте»ндә яңа белгечлекләр алачаклар.

Аннары кунакларга уку йорты буйлап экскурсия уздырдылар. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар ИТ-лабораториядә, материаллар белеме лабораториясендә, Festo MPS210 мехатроника лабораториясендә, электромонтаж лабораториясендә, CAD/CAM технологияләр лабораториясендә, эретеп ябыштыру лабораториясендә булдылар.

Әлмәттә «Татарстан киләчәге көллияте»н ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «Римера» ЯАҖ генераль директоры Борис Коваленков һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International