"Киләчәккә караш" форумы кысаларында "Сәүдә челтәрләренә чыгу: җитештерүчеләр белән диалог" мастер-классы һәм "METRO Cash and Carry" белән Сәүдә-сатып алу сессиясе узачак

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 21 һәм 22 сентябрь көннәрендә ел саен уза торган "Киләчәккә караш" бизнес-форумы Казанда Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән кече һәм урта бизнес хуҗаларын җыячак. 

Форум кысаларында "Сәүдә челтәрләренә чыгу: җитештерүчеләр белән диалог" мастер-классы һәм "METRO Cash and Carry" белән Сәүдә-сатып алу сессиясе узачак, чаралар 22 сентябрь көнне "Лермонтов" залында, 15:30 сәгатьтә булачак. Халыкара компаниянең беренче затлары белән аралашу буенча уникаль мөмкинлекне, шулай ук МЕТРОга продукция җиткерүчеләр белән сөйләшүләр үткәрү һәм кайтаваз элемтәсенә ия булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

Әлеге секциядә сәүдә челтәрләренә чыгу кысаларында җирле җитештерүчегә ярдәм итү мәсьәләләре хакында сөйләшү планлаштырыла:

  • спикерлар сәүдә челтәрләре белән эшләүнең ни өчен качып котылгысыз булуы һәм әлеге хезмәттәшлектә нинди файдаларның яшеренгәнлеге хакында сөйләячәкләр.
  • халыкара челтәрләрнең вәкилләре эшкуарларны продуктлар җиткерү таләпләре һәм шартлары белән таныштырачак.
  • уңышлы эшкуарлар сәүдә челтәре белән эшләүдә үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
  • челтәрләр белән багланышларда тору кысаларында актуаль булган ярдәм чаралары яктыртылачак.

Мастер-классның модераторлары һәм спикерлары:

Григорьев А.Е. — "Метро АГ" тышкы корпоратив сәясәт буенча вице-президенты, Мәскәүдә "Метро АГ" вәкиллеге җитәкчесе; 

Хәйретдинов Ф.Н. — "Фермерское хозяйство "Рамаевское" ҖЧҖ генераль директоры;

Хәмитов Д.Д. — Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршында сәүдә челтәрләре белән эшләү буенча эш төркеме рәисе урынбасары.

Шулай ук ТРның башка товар җитештерүчеләре вәкилләре дә катнашыр дип планлаштырыла.

Программаны тулысы белән сайттан карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International