"Киләчәккә караш" форумында "Дәүләт заказы өчен көрәш" түгәрәк өстәле

2017 елның 23 сентябре, шимбә

Ел саен эшкуарлыкны үстерү буенча үткәрелә торган "Киләчәккә караш" форумы кысаларында 2017 елның 21-22 сентябрендә Korston Club Hotel комплексында ТРда көндәшлек көненә багышланган "Көндәшле тирәлек" чаралары булып узды.

"Көндәшле тирәлек" секциясендә берничә чара булып узды, аларның максаты – Татарстан Республикасында көндәшлекне үстерүнең мөмкин булган ысулларын һәм коралларын күрсәтү.

Бу секцияләрне оештыручылар булып Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы, "Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация" АҖ, Татарстан Республикасы Президенты каршында Көндәшлекне үстерүгә ярдәм комиссиясе әгъзалары, Көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен үстерү өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр катнашты.

Чаралар арасында "Дәүләт заказы өчен көрәш" түгәрәк өстәленә аеруча зур игътибар бирергә кирәк, биредә көндәшлеккә кагылышлы төп законнар турында сөйләнде. Очрашу барышында "Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы" АҖ генераль директоры Яков Геллер сатып алулар турындагы мәгълүматларны ни рәвешле түләүсез һәм тиз арада алып булуы, сатып алуларда катнашуның гади һәм үтемле ысуллары турында, дәүләт заказы буенча эшләү өчен интернет ресурслары, заказчыларның хәйләләре һәм креатив чишелешләре турында сөйләде.

Кече һәм урта эшкуарлык вәкилләрен дәүләт заказында эшләү буенча мәгълүмат ресурслары кызыксындырды, шуңа күрә дә кызыклы чыгыш азагында Я.В.Геллерга тиешле сораулар бирелде, аларга тулы, тәгаенләштерелгән җаваплар алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International