Республика эшкуарларын Италиягә бизнес-миссиядә катнашырга чакыралар

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен Европа базарына чыгарырга ярдәм итү максатында Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы 2017 елның ноябрендә Италиягә, Марке төбәгенең Анкона шәһәренә бизнес-миссия оештыра.

Миссия программасында Италиянең хезмәттәшлек итүдә потенциаль кызыксынучы эшлекле даирә вәкилләре белән бизнес-очрашулар, Марке төбәге предприятиеләрен карау күздә тотыла.

Үткәрелгән маркетинг анализы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Италия актив рәвештә түбәндәге товар төркемнәренә караучы продукцияләрне импортлаштыра: химия һәм нефть химиясе, агач эшкәртү, медицина җайланмасы һәм фармпрепаратлар, электр энергетикасы, авыл хуҗалыгы җитештерүендә кулланыла торган продукция.

Миссияне оештырганда Үзәк түбәндәгеләргә бәйле чыгымнарны үз өстенә ала:

– бизнес-миссиядә катнашучы компанияләрнең гарызнамәләре нигезендә Италия партнерларын сайлау;

– В2В-сөйләшүләрне үткәрү өчен мәйдан арендалау һәм бизәү, аны презентация җиһазлары белән тәэмин итү;

– Марке төбәгендәге предприятиеләрне караганда трансфер;

– бизнес-миссиядә катнашучы компанияләрнең эшчәнлеген кыскача тасвирлаган аерым брошюралар бастырып чыгару,  алар тарату материалы буларак файдаланылачак;

– профессиональ рус-итальян тәрҗемәчеләренең хезмәтләре.

Авиаочышка һәм яшәү белән бәйле чыгымнарны чарада катнашучы компанияләр мөстәкыйль түли.

Чарада катнашуда кызыксынган эшкуарлардан 2017 елның 3 октябренә кадәр үзләренең карарлары хакында ТР Экспортка ярдәм үзәгенә  tatexport@yandex.ru электрон почтасы буенча хәбәр итүләре сорала. Элемтә өчен: Кирилин Кирилл Владимирович, телефоны: +7 987 225 04 58.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International