Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасының экспортка юнәлеш алган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен Кытайның Zhengzhou International Hub компаниясе топ-менеджменты белән очрашуга чакыра.
Республика очрашуда катнашу теләге булган кече һәм урта бизнес эшкуарларының 2017 елның 20 октябренә кадәр үз карарлары турында tatexport@yandex.ru электрон почтасы аша Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәгенә хәбәр итүләре сорала. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 524-76-70. Үз чиратыбызда шундый кыска вакыт аралыгында Кытайга виза алуда ярдәм күрсәтергә әзер.