Хәзерге вакытта Норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында Россия Икътисадый үсеш министрлыгының "Дәүләт теркәвенә алу, кадастр һәм картография федераль хезмәте һәм аның территориаль органнары тарафыннан дәүләт җир күзәтчелеге гамәлгә ашырылганда планнан тыш тикшерүләр уздыру зарурлыгын билгеләү өчен зарури таләпләр бозылу куркынычы индикаторларын раслау турында" боерыгы проекты иҗтимагый фикер алышу процедурасын уза.
Проект хакында фикер алышуларда 26 октябрьгә кадәр Норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында, http://regulation.gov.ru/projects#npa=73125 сылтамасы аша катнашырга мөмкин.