Татарстан Президенты Чаллыда Мәскәү проспектын ачу тантанасында катнашты

2017 елның 27 октябре, җомга

Бүген Чаллыда Мәскәү проспекты буенча хәрәкәтне рәсми ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Федераль юллар агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Костюк, Чаллы шәһәре мэры Наиль Мәһдиев катнашты.

Игорь Левитин шәһәр кешеләрен Юллар хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады. «Бу объект – «Имин һәм сыйфатлы юллар» программасы буенча Россия Федерациясе Президенты җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла торган берничә проектның берсе», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты, Чаллы халкына мөрәҗәгать итеп, озакламый республикада Татарстан Конституциясе Көне бәйрәм ителәчәк, диде. «Быел без Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгын билгеләп үтәбез. Һәм менә бүген яңа кыяфәтле яңа проспект ачыла. Бу проектны гамәлгә ашыруда катнашкан барлык юл хезмәтләренә рәхмәт белдерәсем килә. Бу эшләргә 800 млн. сумнан артык акча китте. Бу программаны киләсе елга да дәвам итәчәкбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Чаллыда Мәсәү проспекты әһәмияте буенча дүрт төп магистральнең берсе. Нариманов урамында дәвам итеп, юлның озынлыгы 14 км.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International